Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кытай халкы кими башлаган

Кытай халкы кими башлаган

news_top_970_100
Кытай халкы кими башлаган
2018 елда Кытай халкы 1 миллион 270 мең кешегә азайган. Бу хакта Agence France-Presse хәбәр итә.

Пекин университеты икътисадчысы Су Цзянь һәм АКШтан Висконсин университеты галиме И Фусянь Кытай халык республикасының сәламәтлек саклау дәүләт комитеты мәгълүматларын тикшергәч, шундый нәтиҗәгә килгән. 

Галимнәр фикеренчә, 2017 елга караганда Кытайда 2,7 миллионга азрак бала туган. 

Кытайда соңгы 70 елда халык саны ел саен артып барган. И Фусян фикеренчә, киләчәктә Кытай халкы кими генә барачак. Моны ул бала табарга мөмкин булган хатын-кызларның саны азаю һәм халыкның бала табарга теләге азаю белән аңлата. Галим фикеренчә, баланы укыту, торак сатып алу, сәламәтлек саклау өчен чыгымнар бик зур. Шул сәбәпле, кешенең бала табасы килми. 

Кытайда 1979 елда "Бер гаиләгә - бер бала" дигән программа башланган иде. Кытай шул рәвешчә илдә халык санын бер күләмдә сакларга теләгән иде. Әмма халык бу сәясәткә үзенчәлекле итеп җавап бирде: күпчелек гаиләләрдә кызлар булган очракта аборт ясатып, ир балаларны гына таптылар. Кытайда баланың җенесен ачыклау максатыннан УЗИны тыйдылар, әмма бу "кара базар"ның чәчәк атуына китерде. Нәтиҗәдә илдә ирләр хатын-кызларга караганда 20 миллионга күбрәк. 

Ирләрнең күп булуы илдә гомосексуализм артуга китерде. Моннан тыш "бер гаиләгә - бер бала" сәясәте балаларны тәрбияләүдә бозыклыкларга китерде: гаиләләр барысын да балаларга бирергә теләп, балаларын бозып бетергән. 

2016 елда "бер гаиләгә - бер бала" кампаниясе тукталды, әмма бала табарга теләүчеләр артуы күзәтелмәде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100