Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кыш көне машина "дворнигын" өскә күтәреп калдыру дөресме?

Резина ком һәм пычрак чистартканда күбрәк ватыла.

news_top_970_100
Кыш көне машина "дворнигын" өскә күтәреп калдыру дөресме?

Кар яуганда, кайберәүләр машина тәрәзәсен чистарта торган җайланма — «дворник"ларны өскә таба күтәртеп калдыра. «Автовзгляд» сайты белгечләре шул уңайдан киңәшләр бирде.

Тәрәзә чистарткычларны өскә күтәреп калдыручылар фикеренчә, «дворник» тәрәзәгә ябышып катмый, аңа кар һәм боз ябышмый. Ябышкан чистарткычны тартып алганда, резина бозылмый. Машинаны кабызгач, тәрәзә чистарткычны эшләтеп җибәрү механизмы да ватылмый дип саный бу кешеләр.

Ләкин белгечләр фикеренчә, тәрәзә чистарткычны өскә таба озак вакыт күтәртеп тору механизмга зыян китерә. Аның пружинасы тартылып йомшара. Шуннан соң җайланма тәрәзәне яхшылап чистартмый башлый.

Өстәвенә, бозлы тәрәзәне чистартканда, чистарткычның резина өлеше бозыла дигән сүз дә дөреслеккә туры килеп бетми. Резина өлеше ком һәм пычрак чистартканда күбрәк ватыла.

«Дворник»ларны күтәртеп калдыруның файдасы юк. Чөнки алар бозлы тәрәзәне барыбер чистарта алмаячак. Кар һәм боз яткан тәрәзәне кул белән чистартасы була.

Заманча машиналарда тәрәзә чистарткычны җылыту җайланмасы бар. Аны җибәргәч, бозлы тәрәзәгә шыплап ябышкан чистарткыч та берничә минуттан үзе куба.

Ә бик түземсезләр кыргыч һәм щетка алып үзләре чистарта торсын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100