Кукмара инстаблогерлары очрашуы кайчан була?

2 май 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: Хезмәт даны
Кукмарада яшәүче укытучы, файдалы туклану турындагы блогын саф татар телендә алып баручы Айгөл Кукмараның башка инстаблогерларын очрашуга дәшә.

"Кукмара блогерлары очрашуы уздырыйк дигән тәкъдим белән чыккан идем, күпләрегез бик теләп ризалашты. Әйдәгез, танышыйк, күрешик", - дип сәламли Айгөл үзенең блогында.

"Бер-беребезне телефон экраннары аша гына түгел, ә якыннан күрергә дә вакыттыр инде! Бер үк һаваны сулап, бер үк юлдан йөреп, бер үк суны эчеп, бер-беребез белән якыннан таныш булмау дөрес түгел ул!" - дип язган блогер.

Айгөл Кукмараның атаклы блогерларын да санап киткән:

@kizik_mizik (иң танылган татар блогеры)
@ilnaz_gabidullin 
@ilfar_buidak (вайннар)
@adelina.koyashli (иҗат)
@rakhmatullina9 (милли ризыклар)
@aigul_vcele (авыл тормышы)
@vasilijivanov7864 (тракторист-профи)
@sews_ahmadieva (тегү)
@doctor_kadirova (врач)
@elinnika (врач)
@kazan_solgese (милли бизәкләр)
@guzellsafi (пп-блогер)
@guggucci (пп-блогер,дизайнер)
@leisankhamatdinova (лайф, рецептлар)
@eduard_asapov (каверлар)
@marsilyashka (лайф)
@kukmara_shop (савыт-саба)
@tatarcha_pp (пп-блогер)
@barrrsik__ (укучы-блогер)
@lilyadoma (бакчачы)

"Очрашу көнен якынча 9 нчы май дип торыйк. Танылган яки танылып килүче Кукмара блоггерлары белән исемлекне тулыландырырга ярдәм итсәгез, бик рәхмәтле булыр идем", - дип язган Айгөл.


  Без Инстаграмда

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла