Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кояшта пешкән тәнгә кефир сөртергә ярыймы?

Кояшта пешкән тәнгә кефир сөртергә ярыймы?

news_top_970_100
Кояшта пешкән тәнгә кефир сөртергә ярыймы?
Канада университеты дерматологы Роберт Гниацки кояшта пешкән урыннарны дәвалауның куркынычсыз ысулларын әйткән. Ул сөт ризыклары, лимон, үсемлек майлары һәм кул астындагы башка продуктлар белән дәвалау сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин икәнен дә искәрткән. Бу хакта “Российская газета”га сылтама белән "Татар-информ" хәбәр итте.

Башта тәнгә дымлы чүпрәк куеп, тирене суытырга кирәк. Шуннан соң пешкән урынга иссез крем яки гидрокортизонлы крем сөртергә. Ибупрофен даруын һәм күп итеп су эчәргә була.

“Кечкенә куыклар барлыкка килсә, инфекция булмасын өчен антибиотик сөртегез”, - дигән дерматолог. Шулай ук зур итеп кабарып чыкса, кутыр барлыкка килсә һәм кеше косса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Белгеч сүзләренчә, кояшта пешкән урыннарны өй шартларында да дәваларга була. Әмма тиредә җитди яралар булса, зур зыян килергә мөмкин. Бу аеруча балалар өчен куркыныч.

Күпләп кишер, укроп һәм сельдерей ашау кояшта тәнне пешерү куркынычын арттыра. Бу ризыкларның составында фурокумарин дигән матдә бар. Ул тиренең кояшка сизгерлеген арттыра, диелә бу хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100