Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кояш сугудан ничек сакланырга?

Кояш сугу – эссе кагуның бер төре, ул озак вакыт кояш астында йөргәннән соң башның артык җылынуы аркасында килеп чыга.

news_top_970_100
Кояш сугудан ничек сакланырга?

Төп симптомнар: баш авырту, хәлсезлек, косу, югары температура, колак шаулау. Кояш сугуның авыр төре үлемгә дә китерергә мөмкин. Кояш сугудан саклануның берничә файдалы алымы бар.

Нәрсә кулланырга:

- Табигый тукымалардан тегелгән, ачык төсләрдәге баш киеме;
- Табигый тукымадан, киң итеп тегелгән, ачык төстәге өс киемнәре;
- Салкынча су;
- Җиләк-җимешләр, яшелчә, майсыз азык-төлек.

Күрсәтмәләр

1. Җәй көне һава температурасы югары булганда һәм кояш кыздырганда урамга яланбаш чыгарга ярамый – бу төп һәм иң файдалы кагыйдә. Иң яхшысы, табигый тукымадан тегелгән һәм ачык төстәге баш киеме кию. Бу кояш нурларын яхшырак чагылдыра. Шулай ук киң фасонлы, ачык төстәге һәм табигый тукымалы өс киеме кияргә кирәк. Тыгыз тукымадан, бигрәк тә синтетик һәм резина белән эшләнгән киемнәр кию тыела. Көн дәвамында салкынча душта коенырга тырышыгыз.

2. Организм сусызланмасын өчен күбрәк сыеклык эчегез. Ләкин су салкын булырга тиеш түгел, еш һәм аз порцияләр белән эчәргә кирәк. Алкоголь, кофе һәм куе чәй эчү киңәш ителми. Эссе вакытта еүп ашарга тырышмагыз, бу да кояш сугуга китерергә мөмкин. Майлы һәм югары калорияле ризыклар ашамагыз. Җиләк-җимешләр, яшелчәләр һәм салкынча азыклар белән тукланырга тырышыгыз. Иң яхшысы урамга ашаганнан соң бер сәгать үткәч чыгу.

3. Көн уртасында озак һавада йөрүләрдән, спорт белән күп шөгыльләнүдән, шулай ук авыр физик эш эшләүдән тыелып торырга кирәк. Һаваның югары дымлылыкта булуы да кояш сугу китереп чыгарырга мөмкин, мәсәлән пляжда кояш сугу куркыныч күбрәк. Шулай ук кояш астында йоклап китәргә ярамый, бу организмның нык җылынуына китерә һәм кояш сугу, эссе сугу китереп чыгара.

4. Кояш сугуга олы кешеләр, балалар, шикәр диабеты белән авыручылар, артык авырлыктан интегүчеләр, йөрәк-кан тамырлары хроник авырулары һәм тын юллары авырулары белән чирләүче кешеләр ешрак бирешә. Бу категориягә керүче кешеләргә 12-16 сәгатьләр аралыгында яхшы суытыла һәм җилләтелә торган бинада тору яхшырак. Урамга чыкмаска тырышыгыз.

Кояш сугуны ничек дәваларга?

Өйдә дәвалану өч адымнан тора:
Зыян күрүче күп күләмдә су эчәргә тиеш;
Тәнне сутырга кирәк;
Бүлмәдә җилләткеч һәи кондиционер ярдәмендә салкынча температураны сакларга кирәк.

Халык медицинасы рецепты: ромашка чәчәкләре төнәтмәсен сутып башка компресс итеп куярга.

Кояш сугу уртача һәм авыр дәрәҗәдә булганда тын алуны туктамаска тырышырга кирәк. Косык массалары үпкәгә эләгергә тиеш түгел. Моның өчен бераз кырыйга авышып ятарга, бармакка бинт урап, авыз куышлыгын чистартыгыз. Температура 39 һәм аннан да югарырак күтәрелгән икән, тәнне дымлы тастымал белән төрергә кирәк. Кагыйдә буларак өй шартларында ректаль температура үлчәнә (туры эчәктә). Зыян күрүчегә сыйфатлы ярдәм күрсәтү өчен берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк:

Тән температурасын 38 градус яки аннан югарырак булганда төшерергә ярый. Бу шикәр диабеты, ишемия һәм башка җитди чирләр белән авыручыларга тыела.

Зыян күрүче аңын югалтканда, тын юлларының үткәрүчәнлеген тикшерергә кирәк.

Әгәр беренче тикшерүдә кешенең суламагыны ачыклана, йөрәкнең кыскаруы сизелми икән, йөрәккә массаж ясарга һәм ясалма сулыш бирергә кирәк.

Вакытында табилар чакыру да мөһим. Бары тик белгеч кенә авыруның хәлен ачыклый һәм тиешле дәвалау курсы бирә ала.

***

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100