Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Космонавтларның хезмәт хакы ничә сум?

Космонавтларның хезмәт хакы ничә сум?

news_top_970_100
Космонавтларның хезмәт хакы ничә сум?
"Известия" космонавтларның хезмәт хакын ачыклаган. 

Хәзерге вакытта 25 кеше космонавт булып санала, алар "Ю.А.Гагарин исемендәге космонавтларны әзерләү фәнни-тикшеренү үзәге" бюджет оешмасы хезмәткәрләре. 

Космонавтка кандидатның хезмәт хакы 60,9 мең, космонавтныкы - 63,8 мең, инструкторныкы 88,45 мең сум.

Космонавтлар ай саен окладның чиреге күләмендә өстәмә һәм 13нче хезмәт хакын алырга мөмкин. Шулай ук озак хезмәт итүчеләргә өстәмә түләнә.

Хезмәт хакы космоска очу белән бәйле. Өч тапкыр очканнан соң космонавт яки инструкторга ай саен 120 процент күләменә кадәр өстәмә түләнә. Космонавтларга күккә менеп төшкән өчен бер тапкыр бирелә торган сумма да бар. 

"Роскосмос" хәбәр итүенчә, Россия космонавтларының хезмәт хакы чит илләрдәге коллегаларыныкы кебек үк. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100