Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кош гриппын ничек кисәтеп була?

Сорауга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең эпизоотиягә каршы эшчәнлек бүлеге җитәкчесе Александр Козлов җавап бирә.

news_top_970_100
Кош гриппын ничек кисәтеп була?

Төп киңәш шул: кошларны бары тик еллар белән сыналган поставщиклардан алырга кирәк. Грипп чыгуның төп сәбәбе – бу вазгыять буенча яхшылардан булмаган төбәк эшмәкәрләреннән чеби сатып алу. Быел моның Чувашстан республикасы булуы ачыкланды. Тикшеренү барышында барлык кошның шуннан сатып алынганы расланды. Кош гриппының клиник билгеләре башта сизелми, хуҗалар сәламәт кош алдык дип уйлый. 3нче көннән алып 21нче көнгә кадәр авырту күренә, тавыклар, күркәләр рәттән егыла башлый. Үрдәкләр авыртуы күзгә күренми диярлек, ләкин алар үзләре үлмәсә дә, чир таратучы. Быелгы очракта да шулай, башта үрдәкләр сатып алганнар, ләкин берзаман тавыклар үлә башлаган. Лаборатория тикшеренүе барышында бөтен кошта грипп табыла.

Арзан бәядән кош сатылу шик уятырга тиеш. Татарстандагы кошчылык хуҗалыкларындагы кошларның гына сәламәт булуына ышана алабыз. Бу вазгыять киләсе елга да кабатланырга мөмкин. Идел буе федераль округындагы төбәкләрнең күпчелеге кош гриппы буенча имин түгел. Бар җирдә дә сәбәбе – кулдан сатып алу.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100