Корбан сарыгының тиресен һәм сөякләрен нишләтергә?

6 август 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: Солтан Исхаков
Быел Корбан гаете 11 августта була. Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте сайтында корбан чалуның төп кагыйдәләре чыкты.
  • Корбан итен сатарга яки аны түләү сыйфатында кулланырга ярамый;
  • җәмгыять өчен корбанның файдасы күбрәк булсын өчен тырышырга, шуңа күрә:
  • әгәр хайванның тиресен һәм эчен куллану мөмкинлеге булса, аны ташлау хупланмый (кулланылмаган очракта күмеп куярга мөмкин);
  • әгәр сөякләре файдаланылган булса, аларны этләргә бирүдән тыю юк,
  • корбанлык хайванының канын, гадәти вакытта мал суйгандагы кебек, шулай ук туфрак белән күмәргә кирәк.   
Әгәр хайванның карыныннан яралгы чыкса, аның үсеш стадиясе исәпкә алына. Ул тулысынча формалашкан һәм тере булса, аны чалырга кирәк, әгәр формалашмаган яки үлгән булса, аны ашау тыела һәм аны чалу бернинди дә файда китерми.

Хайванның тиресен:
  • сәдака итеп бирергә;
  • хуҗалыкта файдалану өчен нинди дә булса җайланма эшләргә;
  • яки хуҗалыкта озак вакыт файдаланыла торган нәрсәгә дә булса алыштырырга мөмкин.

  Без Инстаграмда

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла