Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Корбан ителгән малның тиресен һәм сөяген нишләтергә?

Әлеге сорауга Татарстан мөфтиенең мөхтәсибләр белән эшләү буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов җавап бирде.

news_top_970_100
Корбан ителгән малның тиресен һәм сөяген нишләтергә?
Гадәттә, без корбанлыкның эчәк һәм баш-аякларны махсус оешмага тапшырабыз. Каядыр тапшырган очракта акчасын сәдака итеп мохтаҗларга бирергә була. Кызганыч, Татарстанда тире һәм сөякләрне тапшыру өчен урыннар юк. Килеп алып китүчеләр була икән, ул очракта без акча алырга тиеш түгел. Ягъни, тирене сатып бирергә ярамый. Пәйгамбәребез (с.г.в) болай дип әйткән: “Кем корбанының тиресен сата, чалынган корбаны корбаннан китмәс”, –дигән. Шуңа күрә, иң хәерлесе - күмеп кую.

***
Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110. Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100