Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Корбан чалганда нинди дога укырга?

Корбан чалу ул гыйбадәт, чөнки Аллаһ корбан чалуны намаз уку белән бергә искә алды.

news_top_970_100
Корбан чалганда нинди дога укырга?
Корбанны бәйрәм намазыннан соң чалалар, әгәр дә ул намазга кадәр чалынса, корбанга исәпләнми. Өч көн дәвамында корбан чалырга була, төнлә чалу мәкруһ санала. Бу турыда Татарстан мөселманары Диния нәзарәте сайтында язылган.

Күп катлы йортта торучыларның корбан чалу өчен урыны юк икән, аларга мәчетләргә мөрәҗәгать итәргә була. Бәйрәм көнендә мәчетләр янында сарыклар сатыла торган базар оештырыла. Ә кайбер мәчет ишегалларында, билгеле бер санитар шартлар үтәлгәндә корбан чалу өчен махсус урын оештырыла, анда, дога кылып, корбан чалучы белгечләрне табарга була.

  • Казанда корбан чалу 18 мәйданчыкта башкарылачак. Мәчетләр исемлеге "Татар-информ" сайтында чыкты.

Корбан чалганда дога кылуга килсәк, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) корбан чалганда түбәндәге доганы укыган, дип яза "Татар-Ислам" сайты.

  • “Бисмилләһи Аллаһү әкбәр”. Шулай ук, түбәндәге сүзләрн дә өстәргә мөмкин: Аллаһүммә хәзә минкәвә ләкә” (Я Аллаһ. Ул Синнән килгән һәм Сиңа (корбан чалабыз). Шулай ук, корбан чалган урында булырга кирәк, чөнки пәйгамбәребез (с.г.в.) кызы Фатыймага болай дигән: “Бар, корбан чалган урында тор, чөнки корбанның беренче кан тамчысы таму белән, гөнаһлар кичерелә башлый, һәм болай диген: “Иннәс- сәләти вә нүсүки вә мәхйәйә вә мәмәти лилләһи раббил галәмин лә шәрикәләһү вә бизәликә үмиртү вә әнә минәл мүснә”.
***
Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100