Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Киләсе елда пенсиягә чыга алмасам, ничек төшенкелеккә бирелмәскә?

Яшь буынга тәҗрибәгезне өйрәтеп, остазлык эшендә юаныч табыгыз, ди психолог-консультант.

news_top_970_100
Киләсе елда пенсиягә чыга алмасам, ничек төшенкелеккә бирелмәскә?

– Пенсия реформасы турында белгәч, борчылдым. Пенсиягә чыгарга озак калмаган иде, бик алҗыдым да. Ничек төшенкелеккә бирелмәскә, күңелне күтәрергә? (Наилә, Түбән Кама районы)

Сорауга психолог-консультант Алсу Фролова-Талибуллина җавап бирә.


– Пенсия яшенә якынлаша торган булгач, Сез үз эшегездә, һөнәрегездә шактый тәҗрибә туплаган белгечтер, дип уйлыйм.

Бу очракта яшь буынга үз тәҗрибәгезне өйрәтеп калдырырга тырышыгыз. Коллективтагы яшьләр белән аралашып, аларга киңәшләрегезне жәлләмичә, тормышыгызны остазлык эше белән рухи яктан баетырга була.

Күренекле татар мәгърифәтчесе Риза Фәхретдин дә үз заманында өлкәннәргә: “Һөнәрегезне башкаларга өйрәтеп калдырыгыз”, дип нәсихәт биргән.

Ягъни һәр кеше үз баласына, укучысына, кул астында эшләүче кешегә гомере буе туплаган белемен, тәҗрибәсен аңлатып, тапшырып калдырырга бурычлы.

Аралашу, кешеләр белән уңай энергия алмашу яшәргә көч бирә.

***

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100