Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Киемнәрне үтүксез генә ничек "үтүкләргә"?

Бөгәрләнгән киемнәрне тигезләү өчен кер юу машинасы һәм боз кирәк.

news_top_970_100
Киемнәрне үтүксез генә ничек "үтүкләргә"?

Daily Mail басмасы файдалы лайфхак өйрәтте. Йомарланган киемне үтүксез генә тигезләп була икән.  Бу хакта РЕН ТВ хәбәр итте.

Моның өчен кер юу машинасы һәм боз кисәкләре кирәк. Машина барабанына коры киемне салырга. Кием янына боз кисәкләре куярга. Шуннан соң киптерү режимын сайларга.

Daily Mail басмасы аңлатканча, барабанда боз кисәкләре җылынганда, су парлары барлыкка килә. Шул су парлары киемнәрне тигезли. Машина барабанына күп кием салу киңәш ителми. Юкса "үтүкләү" сыйфаты начар булачак. Мондый "үтүкләү" ысулы юка тукымалар өчен кулай, диелгән әлеге хәбәрдә.

***

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100