Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Киемнән җиләк табын ничек бетерергә? Гүзәл Уразовадан шәп киңәш (видео)

Җырчы Гүзәл Уразова инстаграмда файдалы киңәшләр рубрикасын башлый. Беренче видео җиләк табыннан котылу турында.

news_top_970_100
Киемнән җиләк табын ничек бетерергә? Гүзәл Уразовадан шәп киңәш (видео)
"Дуслар, җиләк чоры башланды. Шуның белән беррәттән #лайфхакотуразовой рубрикасын башлап җибәрергә булдым. Файдалы киңәшләр белән лентаны бераз төрләндерәсем килә.

Тәүге лайфхак әни булган кешеләрнең күңеленә аеруча хуш килер дип уйлыйм.

Озын сүзнең кыскасы: әгәр дә киемегездә җиләк-җимештән тап калса, бер дә борчыласы түгел. Əлеге тапларны әче сөт продукциясе (катык, ряженка, кефир...) белән җиңел генә бетереп була. Миңа һәрчак бу ысул ярдәм итә. Тик шуны истә тотырга кирәк: җиләк тапларын порошок яисә сабын белән юсаң, ул реакциягә керә һәм һич юылмас кара тапка әйләнә.

Хөрмәт итеп һәм яратып, сезнең Гүзәл", - дип язган җырчы.


Дуслар, җиләк чоры башланды Шуның белән беррәттән #лайфхакотуразовой рубрикасын башлап җибәрергә булдым Файдалы киңәшләр белән лентаны бераз төрләндерәсем килә. Тәүге лайфхак әни булган кешеләрнең күңеленә аеруча хуш килер дип уйлыйм. Озын сүзнең кыскасы: әгәр дә киемегездә җиләк-җимештән тап калса, бер дә борчыласы түгел. Əлеге тапларны әче сөт продукциясе (катык, ряженка, кефир...) белән җиңел генә бетереп була. Миңа һәрчак бу ысул ярдәм итә. Тик шуны истә тотырга кирәк: җиләк тапларын порошок яисә сабын белән юсаң, ул реакциягә керә һәм һич юылмас кара тапка әйләнә. Менә шундый җиңел генә лайфхак. Сезнең үзегез кулланган әһәмиятле киңәшләр мөгаен бардыр, сер булмаса барчабыз белән дә бүлешсәгез бик файдалы булыр. Хөрмәт итеп һәм яратып, сезнең Гүзәл. #гузельуразова #лайфхакотуразовой #лайфхак #ягоды #лето #лето2018 #мама #матьидитя #уразовакидс #уоазовадети

Публикация от Гузель Уразова (@guzelurazova)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100