Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Киелгән киемнәрне, тотылган җиһазларны мохтаҗлар өчен җыю урыннары Казанда кайда урнашкан?

Башкалада мохтаҗлар өчен кием-салым тапшырып була.

news_top_970_100
Киелгән киемнәрне, тотылган җиһазларны мохтаҗлар өчен җыю урыннары Казанда кайда урнашкан?
Киелгән, ләкин яхшы хәлдә булган артык кием-салымны тапшыру өчен төп урын Калинин урамындагы 3 нче йортта урнашкан. 

Хәзер тагын ике өстәмә урын ачылды: Пушкин урамындагы 24/26 нчы йортта һәм Восстание урамындагы 59 нчы йортта. Бу турыда "Татарстан24" телеканалы хәбәр итте.

Биредә өс киемнәре, аяк киемнәре, йорт җиһазлары, көнкүреш техникасы, балалар өчен җиһазлар, физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен җайланмалар, озак саклана торган азык-төлек, китаплар һәм тагын башкаларны тапшырып була.
  • "Яхшы куллар" хәйрия склады "Игелекле Казан" проекты кысаларында Казан мэриясе тарафыннан  оештырылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100