Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кибеттә сез биргән купюраның ялган акча булуы ачыкланса, нишләргә?

Ялган акча ясап ятмасагыз — борчылыр урын юк.

news_top_970_100
Кибеттә сез биргән купюраның ялган акча булуы ачыкланса, нишләргә?

Соңгы вакытта 5000 сумлык ялган акчалар күбәйгән. Әгәр супермаркетта кассага сез биргән акчаның ялган булуы ачыкланса, нишләргә? Кассир махсус машина ярәмендә акчаны тикшергәч, сезнең кулда фальшивка дигән шик туса, билгеле бер схема буенча эшләргә кирәк. Бу турыда «Российская газета» язды.

Шикле купюраны кире алыгыз. Аның ялган икәнен исбатларга кирәк әле. Тикшерү өчен дигән булып, акчаны алып китәргә бирмәгез. Сезне шунда ук алдаулары да бар. Чын акчаны кибеттә үк ялган акчага алмаштырып алып килеп бирүләре мөмкин.

Кибеттә алган товар өчен башка акча белән түләгез дә китегез.

Кичекмәстән банкка барыгыз. Әгәр анда да купюра ялган булуы ачыкланса, банкта махсус справка язып бирәчәкләр. Бу справкада акчаның реквизитлары, номиналы, эшләнү вакыты язылырга тиеш. Әлеге справканы акча урынына бирәчәкләр. Банкнотаны исә экспертизага озаталар. Биш эш көне дәвамында бу купюра турында онытып торыгыз. Шуннан соң сезгә банк нәтиҗәсен әйтәчәкләр. Банкнота чын булса, акчаны сезгә кайтаралар. Әгәр ул ялган акча булса — фальшивканы юкка чыгаралар.

Әгәр банкта акчаның ялган икәнен шул көнне үк ачыкласалар, аңа «В обмене отказано» яки «Подделка» дип тамга сугалар, банк исемен, датаны, кабул иткән хезмәткәр исемен язып, имза куялар. Бу турыда полициягә хәбәр итәләр. Купюраны сездән алу турында протокол язалар. Протоколны укып калыгыз. Акчаның номерлары дөрес язылган булырга тиеш. Шуннан соң банкнотаны сездән алалар, аңа алмашка берни дә бирмиләр. Үпкәлисе түгел, законы шундый.

Ялган акчаны кемнән алганыгызны төгәл белсәгез, судка бирергә мөмкин.

Сезнең кулга ялган банкнота килеп кергән өчен җәзага тартмыйлар. Фальшивка белән түләп, товар алырга җыенганны исбатларга кирәк әле. Ялган акча ясаган өчен җәза катгый: 5 тән 8 елга кадәр колония янарга мөмкин. Ялган акча ясап ятмасагыз — борчылыр урын юк. Акча ялган дип шикләнсәгез, аны тотып кибеткә чапмагыз. Бу вакытта җинаятьче гамәлен кабатлау була.

Акчаны лупа белән тикшерегез. Чын 5000 сумлыкта Муравьев-Амурский һәйкәле, Амур елгасы күренеше, кечкенә генә график объектлар (елга яры), соры саклагыч җеп, гербта микротишемнәр, су билгесе (5000 саны һәм Муравьев портреты), 5000 санының сул ягында, «Билет банка России» һәм «Пять тысяч рублей» язуларының уң ягында рельеф булырга тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100