Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кибеттә пилмән сайлаганда нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк?

Сорауга җавапны махсус дегустация нәтиҗәләре буенча, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базар координациясе һәм үсеш бүлеге башлыгы Розалия Арсланова бирде.

news_top_970_100
Кибеттә пилмән сайлаганда нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк?

“Товарның төргәге – аның йөзе. Әгәр бу этапта ук җитешсезлекләр күрәсез икән, аның эчендә хилафлыкар табылуга әзер булыгыз. Пилмән полиэтилен, картон тартмада һәм килолап сатыла. Полиэтилен пакет кулайрак санала, чөнки аның аркылы пилмәннең нинди икәнен карап була. Төргәктә сыдырылган, кырылган, ярылган урыннар булырга тиеш түгел. Этикеткада пилмәннең составы, төре, категориясе, җитештерүче турында мәгълүмат, штрих-код, пилмәннең чыккан көне һәм яраклылык вакыты күрсәтелә. Барлык цифрлар ачык, төгәл булырга тиеш.

Кайбер намуссыз җитештерүчеләр брендлы пилмәннәрнең төргәкләрен урлый, ягъни бик аз гына аерма белән ясап куллана. Андыйлардан аеруча сак булырга кирәк.

Килолы пилмән сайлаганда, сатучыдан сыйфаты өчен җавап бирүче документларны сорагыз.

Еш кына этикеткада “кулдан бөгелгән” дигән сүзләр була. Моны тикшерү бик җиңел. Пилмәнне урталай ярып карагыз, кулдан бөгелгән пилмәннең ите камырга ябышып тора.

Составын игътибар белән укыгыз. Анда продуктлар кимү бару тәртибендә языла. Әйтик, ит пилмәнендә беренче урында ит торырга тиеш. Кайбер очракта фаршның бер өлешен соя белән алыштыралар. Әмма ул 10%тан артыграк булырга тиеш түгел.

Ярымфабрикатта крахмал булу – аның түбән сыйфатлы икәненә ишарә.

Яхшы пилмән бер кило иттән арзанрак тора алмый.

Пилмәннең төсенә дә игътибар итәргә кирәк. Соры төс – пилмәнне җебетеп туңдыру турында сөйли. Сары – камырда крахмал бар дигән сүз, ул сыйфатсыз онны качырыр өчен өстәлә.

Пилмәндәге фарш бары тик соры төстә булырга тиеш, кызыл – сыйфатсыз ит төсе". 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100