Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Кибеттән кайчан пакет сатып алганымны хәтерләмим дә инде”: табигатьне саклау өчен 7 гадәт

Дәүләт Думасы 2025 елга Россиядә полиэтилен пакетлар куллануны тыеп булачакмы-юкмы икәнен хәл иткәндә, үз тормышыбызга табигатьне саклау гадәтләрен кертеп карыйк. Бу гади гамәлләрне башкарып, сез планетаны пычранудан саклап калуга үз өлешегезне кертәсез.

news_top_970_100
“Кибеттән кайчан пакет сатып алганымны хәтерләмим дә инде”: табигатьне саклау өчен 7 гадәт

Пластик пакетларга “юк” дип әйтегез

Шушы көннәрдә генә Дәүләт Думасының табигый ресурслар, милек һәм җир мөнәсәбәтләре комитеты рәисе урынбасары Василий Власов 2025 елдан полиэтилен пакетларны куллануны тулысынча тыярга тәкъдим итте. Озак еллар таркалу сәбәпле, аларны куллану тирә-юньгә бик зур зыян сала. Ә бу пакетларның гомуми күләме чүп-чарның гомуми күләменең шактый зур процентын тәшкил итә.

Өйдә “пакетлар салынган пакет” җыймас өчен, экоальтернативага күчегез. Үзегез белән һәрвакыт тупас сүстән тегелгән сумка, үрелгән ятьмәсыман сумка (авоська) йөртегез. Инде һич тә булмаса, бер полиэтилен пакетны берничә мәртәбә кулланыгыз. Шулай ук, кибетләрдә бушлай бирелә торган полиэтилен пакетлардан баш тартыгыз.

“Кибеткә берәр нинди букча белән йөрим. Үзем белән аны алмаган булсам, кайчандыр алган пакетны икенче тапкырга кулланам. Кибеттән кайчан пакет сатып алганымны хәтерләмим дә инде”, - дип сөйләде Татарстан Экология министрлыгының Мәгълүмати системалар һәм экологик мәгърифәт идарәсе җитәкчесе Дамир Вәлиуллин.

“Әлбәттә, мин, дөньяның күп кенә илләрендәге кебек, полиэтилен пакетлардан баш тартыр идем (Greenpeace мәгълүматлары буенча, 127 илдә законлы чаралар һәм бер тапкыр куллана торган пластикны чикләү гамәлдә). Пластикны, полиэтиленны башкача да кулланып була дип уйлыйм. Миңа кибетләрдә пакет биргәндә, кирәкмәсә, алмаска тырышам. Гадәттә, үземнең дежур пакетымны йөртәм, чөнки һәр пакетның табигатьне пычратуга керткән шәхси өлешем икәнен аңлыйм”, - диде Татарстанның атказанган экологы Дмитрий Иванов.

“Кибетләрдә пакетлар алмый башлау мөһим адым ул. Тупас җепләрдән тегелгән сумка яки авоська йөртү яхшырак булыр, алар хәзер модага да керде бит. Пакетлардан баш тартырга кирәк”, - дип ышана экоблогер һәм экоактивист Кира Камалова.

Су йөртү өчен үзегезгә шешә һәм кофе өчен термос булдырыгыз

Алдагы адым – бер тапкыр куллана торган пластиктан мөмкин кадәр баш тарту. Мәсәлән, шешәләрдәге суны көн саен сатып алмагыз. Үз шешәгезгә, ә иң яхшысы пыяла шешәгә салып йөртегез.

“Бер мәртәбә куллана торган әйберләрдән баш тартырга тәкъдим итәм. Һәрвакыт яңаны алганчы, берничә мәртәбә куллана торган бутылка яки термос йөртергә була”, - дип киңәш бирә “Чиста булачак” иҗтимагый оешма җитәкчесе Диләрә Сатикова.

Сүз уңаеннан, кайбер әйберләр тыштан караганда гына пластик түгел кебек. Мәсәлән, кофе өчен булган кәгазь стаканнар эчке яктан юка пластик катлам белән капланган. Һәм алар эшкәртелми диярлек. Моннан тыш, санаулы мизгелләр эчендә чүпкә әйләнә торган, 2,5 мең стакан ясар өчен бер агачны кисәргә кирәк.

Әгәр кофе яки үзегез белән башка эчемлекләр еш аласыз икән, күп тапкыр куллана торган стакан яки термос алыгыз. Үзегезнең савытка салмаслар дип куркырга кирәкми: My cup, please (“Зинһар, минем чынаякка”) хәрәкәте активистлары хәтта карта да төзегән, менә анда сезгә чыннан да каршы килмәячәкләр. Әле үз савытлары белән килүчеләргә мондый җирләрдә ташлама да ясыйлар. Димәк, сезнең чынаяк үз бәясен аклаячак.

“Үзегез белән ала торган эчемлекләр өчен термос яки чынаяк булдырырга кирәк. Эшкәртелми торган кәгазь стаканнар урынына, үзегезнең чынаякка салырга кирәк”, - диде Кира Камалова.

Өегездә чүпне аралап җыегыз

Уйламаганда гына пластик шешә алудан котылып булмадымы? Шулай икән, аны эшкәртүгә тапшырыгыз. Бу очракта чүп икенчел чималга әверелә.

“Иң беренче, барлык пластик шешәләрне йомарларга һәм челтәр савытларга салырга кирәк. Мондый савытлар хәзер бөтен шәһәр буенча куелган. Бу чүпне аралауның иң гади ысулы”, - дип саный экоблогер һәм экоактивист Кира Камалова.

Чүп контейнерына салганчы, шешәне һичшиксез йомарларга һәм бөкесен борып алырга кирәк. Шулай иткәндә, машинада “һава йөртергә” туры килмәячәк. Ә шешәләрне җибәрер алдыннан зур бәйләмнәргә тыгызлаганда эшкәртүчегә җиңелрәк булачак.

Сез инде шешәләрне эшкәртүгә җибәрү өчен махсус контейнерларга ташлыйсызмы? Димәк, икенче адымга күчәргә кирәк – өйдә чүпне аралап җыя башлагыз.

“Иң гадие – чүпне аралап җыя башлау. Ике чиләк, ике пакет. Сортларга аерыла һәм аерылмый торган чүпләрне аерып җыябыз. Һәр ишегалдында диярлек пластик өчен контейнерлар тора. Макулатураны аерым тапшырырга була. Системага салсаң, бу әлләни күп вакытны алмый. Аена ике сәгать вакытны алырга мөмкин”, - дип ышана Татарстанның Экология министрлыгы хезмәткәре Дамир Вәлиуллин.

“Миндә бер кәгазь дә юкка чыкмый. Безнең эштә, экология институтында контейнерлар куелган. Мин барысын да эшкә алып барам. Пластик өчен дә шәһәрдә аерым контейнерлар куелды. Әлегә пыяла савытлар белән генә авыррак – аларны кая куярга белмим әле. Моңа, әлбәттә, борчылам”, - диде Дмитрий Иванов.

Чыннан да, Татарстанга иң якын булган пыяла эшкәртә торган оешма Минеральные Воды шәһәрендә урнашкан. Ягъни, икенчел чималга әйләнү өчен пыяла савытка Казаннан 1600 чакрым юл үтәргә туры килә. Әгәр инде пыяла савытта ризыклар яки эчемлекләр сатып алгансыз икән, ташламагыз. Савытны икенче тапкырга кулланыгыз. Анда чикләвекләр, ярмалар сакларга, кайнатмалар, яшелчәләр тозлап ябарга була.

Су кранын ябыгыз

Икенче гадәт экология белән генә түгел, ә экономия белән дә бәйле. Эко-блогер Кира Камалова сакчыл булырга һәм үзегезгә бик кирәкмәгәндә су кранын ябып йөрергә киңәш итә. Мәсәлән, тешләрне чистартканда, кырынганда яки башны юганда.

“Су краны ябарга киңәш итәм. Күпләр моны пүчтәк һәм мөһим түгел дип саный. Балаларга моны балалар бакчасыннан ук өйрәтә башлыйлар, чөнки бу су ресурсларын сакларга ярдәм итә”, - диде Кира Камалова.

Әлбәттә, барлык краннарны һәм торбаларны тикшереп торырга кирәк. Су агыза торган булса, моны тиз арада төзәтергә кирәк.

Савыт-саба һәм кер юу өчен химик чаралар урынына кер сабыны һәм сода кулланыгыз

“Чиста булачак” иҗтимагый оешма җитәкчесе үз тормышына яңа гадәт керткән. Ул савыт-саба юа торган сыеклыклар урынына сода куллана.

“Үземне савыт-сабаны сода белән юарга өйрәтәм. Башта бу бик кыргый булып тоелды, ә хәзер моның яхшы һәм экологик яктан дөрес икәнен аңлыйм. Кайбер очракларда ул махсус сыеклыкка караганда яхшырак та юа әле”, - диде Татарстандагы “Чиста булачак” оешмасы җитәкчесе Диләрә Сатикова.

Дөрес, савыт-сабаны сода белән юганда, перчаткалар кияргә кирәк дип киңәш итә химик Аркадий Курамшин. Бу матдә җиңелчә селтеле реакция чыгара, шуңа күрә кулның нәфис тиресен “яндырырга” мөмкин. Кайбер төр савытлар сода белән контактка бөтенләй түзми.

“Кайбер төр савытларны сода белән бөтенләй юарга ярамый. Мәсәлән, антипригар япмалы савытларны юарга ярамый. Чөнки сода абразив матдә буларак эшли, ул пычракны химия тәэсирендә генә түгел, ә механик рәвештә чистарта. Тефлон япма да, керамик, керамогранит япмалар да шактый нәзберек. Шуңа күрә мондый тупас тәэсир шундук килешмәскә мөмкин, ә кайберләре вакыт узгач туза”, - дип сөйләде Аркадий Курамшин.

Гадәти гельләрне содага алмаштыру сезнең өчен артык радикаль адыммы? Алайса составларына биологик таркалучы ПАВлар кергән савыт-саба юу чаралары сайлагыз.

“Хәзер хәтта биологик таркала торган өслекле-актив матдәләр дә кулланалар. Дөрес, аларны җитештерү күпкә кыйммәтрәк, шуңа күрә бу композицияләр бәяләрен күтәрә. Әгәр алар биологик таркала торган матдәләр икән, алар матдәләр алмашына кушыла һәм табигатькә зыян салмый”, - диде химик.

Кайбер эко-активистлар фосфатлардан куркып, сыек гельләргә караганда соданы өстенрәк күрә. Алар савыт-саба юа торган гельләрдә юк, ә кер юу порошокларында бар дип сөйләде Курамшин. Канализация аркылы безнең елгаларга һәм сулыкларга эләгеп, фосфатлар зәңгәрсу-яшел суүсемнәр барлыкка китерә. Шуның аркасында кислород микъдары кими һәм хәтта балыклар да үлеп бетәргә мөмкин.

“Савыт-саба юа торган гельләрдә фосфатлар юк. Аларда фосфорлы кушылмалар булмый, искәрмә очракларында гына булырга мөмкин. Фосфорлы кушылмалар кер юу чараларында була. Пычрак кире тукымага сеңмәсен өчен, алар анда пычракны бетерү өчен кулланыла”, - дип аңлатты химик.

Шуңа күрә, пычрак керләрнең кайберләрен искечә алым кулланып, кер сабыны һәм щетка белән юарга кирәк. Болай иткәндә безнең елгаларга һәм суыкларга эләгүче фосфатлар күләме кимиячәк.

Җәмәгать транспортына күчегез

Россиянең Greenpeace мәгълүматлары буенча, күпчелек зур шәһәрләрдә пычрануның төп чыганагы булып транспорт санала. Һава пычрануның якынча 80-90%ы транспортка туры килә.

Атмосферага углекислый газ һәм азот диоксиды чыгуын киметү өчен, экологлар шәхси автомобильдә йөрүдән экологик альтернативаларга, метро, трамвай, троллейбус, газ ягулыгында эшләүче автобуска яки велосипедка күчәргә тәкъдим итә.

“Шәһәрдә йөрү өчен шәхси машина куллануны киметү һәм җәмәгать транспортын куллану буенча мэриядән килгән киңәшләр – проблеманы хәл итү юлы”, - дип ышандыра Дмитрий Иванов.

Шимбә өмәләренә чыгыгыз

Татарстанга яз килде, ә эрегән кар астыннан күңелсез “бүләкләр” – тәмәке төпчекләре, кәгазьләр һәм башка чүп-чар чыкты. Шимбә өмәләрен озакка сузмаска, өй яки эш янындагы чүп-чарны җыярга киңәш итәбез.

“Апрель аендагы традиция буенча, үземнең ишегалдына өмәгә чыктым. Куакларны кистем, кыш буенча җыелган чүп-чарны җыйдым”, - дип бүлеште Татарстанның атказанган экологы Дмитрий Иванов.

Сүз уңаеннан, болай итеп яхшы эш эшләү генә түгел, социаль челтәрләрдә лайклар да җыярга була. Дөнья буйлап #trashtag челленджы колач ала. Бу челленджга кушылу өчен Instagram яки Facebookка җыештырганчы һәм җыештырганнан соң фото төшереп куярга кирәк.

20 апрельдә Казанда гомумшәһәр өмәсе узды. Горки-Әмәт паркында, Җиңү паркында, Урицкий исемендәге паркта, Черек күл паркында булды. Узган елда өмәдә 55 мең кеше катнашкан, алар Татарстан башкаласындагы 75 җәмәгать урынын чистарткан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100