Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хезмәткәргә җитәкченең эзәрлекләвенә ничек түзеп торырга?

Мондый очракта башка эшкә күчү дә хәерле булмаска мөмкин.

news_top_970_100
Хезмәткәргә җитәкченең эзәрлекләвенә ничек түзеп торырга?

– Мин яшь белгеч буларак эшкә урнаштым. Барысы да әйбәт иде. Аннан соң җитәкчебез алышынды. Яңа килгәне мине генә түгел, бөтен коллективны рәнҗетә. “Барыгызны да эштән куам да, үз кешеләремне алам”, дип куркыта. Шәһәребез кечкенә, яңа эш урыны табу җиңел түгел. Әле анда җитәкче нинди булачак, билгесез. Ул кеше белән үз-үземне ничек тотарга? (Раилә, Тукай районы).

Сорауга педагог-психолог Алсу Фролова-Талибуллина җавап бирә.


– Үз эшегезне намуслы башкарсагыз, компетенцияләрегезне арттырсагыз, һичшиксез, һөнәрегезнең остасы булырсыз. Әлеге эш урынында да уңышка ирешергә мөмкин. Башка урынга китә калсагыз да, яхшы белгечне, миңа калса, куанып алачаклар.

Җитәкчегезнең тискәре сүзләренә игътибар итмәгез. Эштән куам дип куркыту эштән куу түгел әле. Мондый очракта үзегезне дөрес тоту кагыйдәләрен кулланыгыз:

  • тыныч булыгыз,
  • кимсенмәгез,
  • тупасланмагыз,
  • эштән китәм дип куркытмагыз,
  • еламагыз,
  • гафу сорамагыз,
  • тавыш күтәрмәгез.

Җитәкчегезнең янауларына битараф булыгыз.

Башка эш урынына күчәргә ниятләсәгез, андагы мохитне алдан ук белешеп куегыз. Җитәкчесе, хезмәткәрләре ниндирәк булуын анда эшләүче яисә эшләп киткән кешеләрдән белешеп була. Бүгенге көндә төрле бәяләмәләр белән интертнет тулган. Аннан эзләп карасагыз да була.

Эш урынын алмаштырудан да куркырга кирәкми.Бер урында 30-40 ел эшләү элек кенә дәрәҗәле саналган. Хәзер күбесе үзен төрле өлкәләрдә сынап карап, һөнәри осталыгын күрсәтә ала торган эшне сайлый. Андый кешеләр казанышларны да, башкаларның хөрмәтен дә тизрәк яулый.

***

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110. Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100