Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хезмәт хакы түбән булган кешеләр яңа пенсия системасына кушыла алачакмы?

Шәхси пенсия капиталы системасына керү хезмәт хакына бәйле була.

news_top_970_100
Хезмәт хакы түбән булган кешеләр яңа пенсия системасына кушыла алачакмы?

Яңа пенсия реформасы турында Үзәк банк башлыгы киңәшчесе, финанс хезмәтләрен кулланучы хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Юрий Воронин "Российская газета"га интервьюда сөйләгән. Хезмәт хакы күләменә карап, кешеләр яңа системага автомат рәвештә, я махсус мөрәҗәгать иткәндә генә кушыла алачак. Бу турыда "Лента.ру" язды.

  • Яңа система шәхси пенсия капиталы (индивидуальный пенсионный капитал) дип атала. Шәхси пенсия капиталы (ИПК) моделен Үзәк банк һәм Финанслар министрлыгы төзи. Система 2020 елда эшли башлар дип көтелә. Яңа концепция буенча, хезмәткәр булачак пенсиянең бер өлешен үзе күчереп барачак. Ставка күләмен көйләп һәм үзгәртеп булачак.

«Хезмәт хакы югары булган хезмәткәрләр үзләренең пенсия тупланмаларын формалаштыру белән кызыксына. Бу кешеләр, гадәттә, финанс кораллары белән яхшырак идарә итә, базарны белә, үзләре карар кабул итә ала. Аларның артык акчалары була. Бу кешеләр шул акчаны арттырырга һәм сакларга теләячәк. Алар өчен системага керү автомат рәвештә булачак», дип аңлаткан Воронин.

Хезмәт хакы түбән булган хезмәткәрләр, киресенчә, яңа системада катнашу өчен үзләре мөрәҗәгать итәргә тиеш. Моның өчен аларга ярты ел вакыт биреләчәк.

Бөтен кешегә дә бу системадан баш тарту мөмкинлеге бирелә. Керем дәрәҗәсенә карап, яңа системага кушылу ысулы билгеләнәчәк.

Шәхси пенсия капиталы системасына автомат рәвештә кушылу өчен хезмәт хакы нинди булырга тиеш — бу турыда Воронин әйтмәгән.

Финанс омбудсмены сүзләренчә, яңа кагыйдәләр буенча, хезмәткәр пенсия фондына күчергән акча дәүләтнеке түгел, ә кешенең үзенеке булачак. Хәзерге вакыттагы пенсия тупланмалары (кешенең хезмәт хакы күләменә карап, эш бирүче күчерә торган алты процент) дәүләтнеке санала.

Дәүләтнеке булмаган пенсия фонды (НПФ) ышанычлы идарәче ролен башкарачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100