Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хеопс пирамидасыннан зуррак астериод килә: Җирдә фаҗига килеп чыгу ихтималы күпме?

Хеопс пирамидасыннан зуррак астериод килә: Җирдә фаҗига килеп чыгу ихтималы күпме?

news_top_970_100
Хеопс пирамидасыннан зуррак астериод килә: Җирдә фаҗига килеп чыгу ихтималы күпме?
"Потенциаль куркыныч" 2019 OU1 астероиды без яши торган Җир планетасына таба очып килә. Аның диаметры 160 метр. Ул Мисырдагы Хеопс пирамидасыннан 20 метрга зуррак. 28 августта бу астероид Җиргә иң якын аралыкта очып узачак. Ул Җиргә Венера планетасына караганда 40 тапкыр якынрак булачак. Куркыныч астериод Җирдән чама белән миллион километр ераклыкта очып китәчәк. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

9 сентябрьдә Җиргә 2006QV89 астероиды якынлашачак. Европа космик агентлыгы фаразлаганча, бу астериод Җир белән бәрелешү ихтималы җиде мең очракның берсендә булырга мөмкин. Хәзергә бу астероид Җирдән 6,7 миллион километр ераклыкта очып бара. 

Галимнәр әлеге күк җисеме аркасында килеп чыгарга мөмкин булган вакыйгаларны өйрәнә. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.


Якындагы йөзьеллыкта төп космик куркыныч - 2010RF12 астероиды. Бу космик җисем Җир белән 2095 елда бәрелешү ихтималы уналты очракның берсендә булырга мөмкин. Әлеге астероид 2010 елда Җиргә якынлашкан иде, ул бездән 79 000 километр ераклыкта очып узды. Әлеге сан геостационар иярченнәр биеклегеннән ике тапкыр гына зуррак.

  • Геостационар орбита (ГСО) — Җир экваторы өстендә урнашкан түгәрәк орбита. Бу орбитадагы иярчен Җир әйләнеше юнәлешендә 35 786 км биеклектә хәрәкәт итә. Шул очракта иярчен "тик торган" кебек була. Антенналарны шул иярченгә юнәлтәләр һәм бу юнәлеш даими саклана. Гадәттә телевидение, телефон һәм башка элемтә чаралары шушы иярченнәр аша эшли. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100