Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хатын-кызларның йоклаганда гырлавы нәрсәсе белән куркыныч?

Хатын-кызларда йөрәк һәм кан тамырлары системасы авырулары ир-атларга караганда күбрәк очравы ачыкланган. 

news_top_970_100
Хатын-кызларның йоклаганда гырлавы нәрсәсе белән куркыныч?

Германиянең Мюнхен университеты галимнәре гырлап йоклауның куркыныч якларын ачыклаган. Төнге гырлау һәм йоклаганда сулыш алу өчен һава җитмәү хатын-кызларда йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары килеп чыгу ихтималын арттыра икән. Галимнәр уздырган тикшеренү нәтиҗәләре турында Төньяк Американың радиология җәмгыятенең еллык очрашуында сөйләгәннәр. Бу турыда РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Белгечләр биш мең кешенең яшәү рәвешен өйрәнгән. Тикшеренүдә катнашкан кешеләрнең яртысының йокы белән проблемалары булган. Калганнары исә гырлаудан, гырлау һәм һава җитмәүдән интеккән. 

  • Йоклаганда каты итеп гырлау һәм сулыш алыр өчен һава җитмәүдән уянып китү апноэ дип атала.

Галимнәр йоклаганда гырлау күренешнең кан әйләнеше системасына йогынтысы белән кызыксынган. Хатын-кызларда йөрәк һәм кан тамырлары системасы авырулары ир-атларга караганда күбрәк очравы ачыкланган. Кагыйдә буларак, гырлау һәм апноэ аркасында йөрәкнең сул карынчыгы киңәя. Ә сул карынчык — йөрәк-кан тамырлары системасының төп «моторы». Гырлау нәтиҗәсендә, йөрәк кыскарган вакытта карынчыкта кала торган кан күләме кими. Галимнәр фикеренчә, гырлаучы кешеләрдә йөрәк өянәге һәм йөрәк-кан тамырлары системасының башка авырулары килеп чыгу ихтималы зуррак.

«Гырлаучы кешеләргә ирләренә я хатыннарына мөрәҗәгать итү кирәк. Алар күзәтеп торсын. Йоклаган кешенең сулыш алуы тукталып тормыймы? Сулышы тукталып торганнан соң, кеше йотлыгып һава суламыймы? Шундый хәл күзәтелгән очракта табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Апноэдан арынып була. Гадәттә симез кешеләр ябыккач, мондый җәфа үзеннән-үзе бетә», — дип сөйләгән галим.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100