Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хатын-кызлар матурлык салоннарында күпме акча калдыра?

Хатын-кызлар матурлык салоннарында күпме акча калдыра?

news_top_970_100
Хатын-кызлар матурлык салоннарында күпме акча калдыра?
Авито сайты мәгълүматларына караганда, Россиядә иң кыйммәтле матурлык салоннары Мәскәүдә эшли. Бу хакта "Российская газета" язган. 

Әйтик, биш процедурадан торган матурлык пакетына косметология, макияж, SPA, чәчләрне карау, маникюр һәм педикюр керә, болай барысы бергә Мәскәүдә 8700 сум чамасы тора. Ә менә Тольятти һәм Ижау хатыннары шушы ук хезмәтләр өчен нибары 3700 сум түли.

Мәскәүдә косметология һәм эпиляция 957 сум, макияж 1706 сум, SPA 3386 сум, чәчтараш 1791 сум тора. 

Иң арзанлы косметология һәм эпиляция Пермь шәһәрендә - 401 сум. Ульяновскида макияж 771 сум, SPA Барнаулда 781 сум, маникюр һәм педикюр Тольяттида 523 сум тора.

Безнең илдә хатын-кызлар күбрәк маникюр һәм педикюр белән кызыксына. Ихтыяҗның ярты өлешен шушы процедуралар каплый. Соңгы урында SPA - нибары 4 процент, диелгән хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100