Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәтерне һәм баш мие эшчәнлеген ничек яхшыртырга?

Хәтерне һәм баш мие эшчәнлеген ничек яхшыртырга?

news_top_970_100
Хәтерне һәм баш мие эшчәнлеген ничек яхшыртырга?

Физик активлык, саф һавада йөрү, шулай ук өй эшләре белән шөгыльләнү хәтерне һәм баш миенең башка когнитив функцияләрен яхшырта. Бу хакта Америка галимнәре язмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Тикшеренүдә 454 кеше катнашкан. Алар арасында хәтерләре начар 191 кеше дә булган. Катнашучылар физик көчкә тест узган. Шулай ук 20 ел дәвамында аларның фикерләү сәләтенә һәм хәтерләренә бәя бирелгән. Үлгәннән соң аларның баш миләре анализ өчен алынган.

Вафатларына уртача алганда ике ел кала, һәрберсенең беләзегенә акселерометр тагылган була. Әлеге җиһаз тәүлек әйләнәсендә физик активлыкны контрольдә тоткан. Монда өйдә хәрәкәтләнү кебек иң минималь активлык һәм күнегүләр ясау сыман шактый көчле активлык исәпкә алынган.

Аз хәрәктләнгән, күбрәк утырып тора торган яшәү рәвеше алып баручылар акыл зәгыйфьлегеннән ешрак интеккән. Шул сәбәпле хәтер һәм уйлау сәләтен тикшерү тестларын начар узганнар.

Югары физик активлык һәм артык авырлык булмау йөрәк өянәге ихтималын ике тапкырга киметкән. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100