Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәтер начар булудан интексәгез, нишләргә?

Хәтер начар булудан интексәгез, нишләргә?

news_top_970_100
Хәтер начар булудан интексәгез, нишләргә?
"Здоровье" журналы, тәнне ныгыту өчен физик культура белән шөгыльләнгән кебек, хәтерне яхшырту өчен дә күнекмәләр уздырырга кирәк дип яза.

Айвазовский ысулы. 
Бу ысулны рәссам Айвазовский кулланган. Дулкыннарның хәрәкәтен исендә калдырыр өчен ул озаклап диңгезгә карап торган һәм күзен йомып, дулкыннарны күз алдына китереп караган. Шуңа күрә, нәрсәнедер истә калдырыр өчен аңа озак вакыт текәлеп карап торып, детальләрен истә калдырырга һәм күзне йомып, хәтердән кабатлап карарга кирәк. 

Хәтерне яхшырту өчен истә калдыру белән бәйле өстәл уеннары әйбәт. Саннарны, рәсемнәрен истә калдырырга өйрәнеп, хәтерегезне дә яхшыртачаксыз.

Шигырь ятлау. Балачакта хәтер яхшырак була, мәктәпне бетерүгә ул начарая. Нигә? Чөнки мәктәптә шигырь, өзекләр ятлап, хәтернне күнектереп торасыз. Шуңа күрә шигырь ятлауны дәвам итегез. Өстәвенә, мәҗлес вакытында яттан шигырь сөйләп, кунакларны шаккаттыру мөмкинлеге дә бар.

Хәтерне күнектерү өчен смартфоннар да ярдәмгә килә. Кирәк әйберне фотога төшереп алып түгел, ә Elevate, Lumosity, Меморадо, Memory кебек уеннарны телефоныгызга күчереп алып, транспортта барганда вакытыгызны шуңа сарыф итегез. 

Кабатлау. Кешенең исемен хәтерегездә калдыра алмыйсыз икән, шуны гадәткә кертегез - ул исемен әйтүгә, аның исемен кабатларга кирәк. Шулай ук ассоциацияләр яхшы әйбер. Мәсәлән, сез хезмәт күрсәтә торган салонда -чәчтрашта эшлисез, клиентларның исемнәрен истә калдыру мөһим ди. Килгән клиент исемен Айдар Гыйниятович дип әйтте ди. Айдар, Гыйният исемле танышларыгызны күз алдыгызга китерегез һәм бу кеше белән аны "бәйләп" карагыз. Шулай иткәндә, клиентны яңадан күргәч, аның исеме сез бәйләгән ассоциацияләр аша искә төшә. 

Кеше өеннән эшкә бер үк юл белән йөри. Нәтиҗәдә, бераздан хәтер базасы саега, кеше хәтта http://zdr.ru/articles/fitnes_dlya_pamyatiкүрше урамда адашып та калырга мөмкин. Психологлар маршрутны үзгәртеп торырга кушалар - күз яңа объектларны күргәч, хәтер яхшыра.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100