Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кешенең ялган сөйләгәнен борыныннан ничек белергә?

Ялган сөйләгәндә кеше дулкынлана.

news_top_970_100
Кешенең ялган сөйләгәнен борыныннан ничек белергә?

Гранада университеты галимнәре ялганлаганда кешенең борынының температурасы үзгәрүен ачыклаган. Бу турыда РИА Новости агентлыгы хәбәр итте.

Экспериментта катнашучыларга телефоннан танышларын алдарга кушканнар. Бу вакытта тепловизор ярдәмендә аларның тән өслегеннең температурасы үзгәрешен карап торганнар. Инфракызыл сурәтләрдән күренгәнчә, ялганлаган вакытта кешенең борын температурасы 1,2 градуска кимегән. Маңгае исә, киресенчә, 1,5 градуска җылынган.

Галим Эмилио Гомеза Милано сүзләренчә, температура дулкынланганга төшә. Ялган сөйләгәндә кеше дулкынлана һәм борын температурасы кими.

Моннан тыш, ялган сөйләгәндә акыл эшчәнлеге арта, шулай итеп маңгай җылына.

Әлеге нәтиҗәләр эксперимент вакытында 80 процент очракта расланган. Бу сан әлеге ысулның ялган детекторыннан 10 процентка төгәлрәк икәнен күрсәтә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100