Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кешенең нәсел калдыру сәләтенә начар тәэсир итә торган куркыныч һөнәрләрне атадылар

Кешенең нәсел калдыру сәләтенә начар тәэсир итә торган куркыныч һөнәрләрне атадылар

news_top_970_100
Кешенең нәсел калдыру сәләтенә начар тәэсир итә торган куркыныч һөнәрләрне атадылар
Н.Ф. Измеров исемендәге хезмәт медицинасы фәнни-тикшеренү институты хезмәткәрләрнең репродуктив сәламәтлеге өчен куркыныч булган һөнәрләрне атады. Бу хакта РИА Новости яза.

Бала таба алу мөмкинлегенә химик (маляр, ягулык станцияләре операторы, гальваник, металл коючы) һәм вибрация (шофер, гравер, юлчы, клепальщик, шомартучы) факторлар белән бәйле һөнәрләр начар йогынты ясый. 

Хатын-кызларның репродуктив сәламәтлегенә микроорганизмнар белән бәйле эш, медицина оешмаларында, тикшерү лабораторияләрендә, су чистарту корылмаларында, азык-төлек сәнәгатендә һәм терлекчелектә эшләү куркыныч тудырырга мөмкин.

Моннан тыш, хатын-кызларга авыр йөк күтәрү эшендә, экстремаль микроклимат шартларында (салкын яки эссе), шулай ук электр, магнит һәм электромагнит кырлары йогынтысында эшләмәскә киңәш ителә.

Экспертлар әйтүенчә, ир-егетләрнең репродуктив сәламәтлегенә дә алда санап кителгән барлык факторлар тискәре йогынты ясый. Моңа авыр әйберләр күтәрү генә керми.

Белгечләр ачыклаганча, әлеге куркыныч факторлар аркасында балаларның органнары дөрес формалашмаска, генетик тайпылышлар булырга мөмкин. Моннан тыш, бала төшү яки баланың үле туу ихтималы да бар.

Фәнни үзәктә репродуктив сәламәтлек яшәү рәвешенә, бигрәк тә туклануга бәйле дип белдерделәр. Начар гадәтләрдән баш тартырга, актив хәрәкәтләнергә, тиешенчә йокларга һәм психоэмоциональ киеренкелектән котылырга кирәк. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100