Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Кеше үз гомерендә 2 кило паста ашап бетерә": Кайсы теш пастасы иң куркынычы?

"Кеше үз гомерендә 2 кило паста ашап бетерә": Кайсы теш пастасы иң куркынычы?

news_top_970_100
"Кеше үз гомерендә 2 кило паста ашап бетерә": Кайсы теш пастасы иң куркынычы?
Росконтроль экспертлары теш пасталарын тикшергән. Алар иң токсик теш пастасын ачыклаганнар. Бу турыда "Известия" сайты хәбәр итте.

Экспертлар "Новый жемчуг", "Пародонтол", Biomed, Splat Professional, Blend-a-med, President һәм "Лесной бальзам" пасталарын 70 төрле параметр буенча тикшергәннәр. Эчәклек таякчыгы, күгәрек, токсик матдәләр бармы икәнен караганнар. Соңгы параметр буенча "Новый жемчуг" һәм Biomed пасталары тикшерүне уза алмаган. Бу пасталарда токсик матдәләр күләме норматив чикләреннән артып киткән. Экспертлар сүзләренчә, бу куркыныч булырга мөмкин. Статистика буенча, кеше үз гомерендә 2 кило чамасы теш пастасы "ашап бетерә".

Микробиологик күрсәткечләр буенча куркыныч ачыкланмаган. Пасталардагы фтор күләме дә нормада булган.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, әлеге теш пасталарының чистарту үзлекләре барысының да бер дәрәҗәдә диярлек.

"Лесной бальзам" пастасының нәтиҗәләре бераз гына алдынгырак булган һәм бу паста рейтингта беренче урын алган.


"Лесной бальзам", "Новый жемчуг" һәм Blend-a-med пасталарының бераз гына агарту үзлеге бар. Агарта торган дип тәкъдим ителгән Splat Professional пастасында исә агарту үзлеге бөтенләй булмау ачыкланган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100