Кеше үлеменә китергән аварияләрнең күпчелеге кайсы районнарда була?

2 февраль 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

2018 елда кешеләр гомере өзелгән юл һәлакәтләренең күбесе Лаеш районында теркәлгән. Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең йомгаклау коллегиясендә ведомство җитәкчесе Ленар Габдрахманов шундый мәгълүматлар китерде. ТР буенча ЮХИДИ идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, узган ел нәтиҗәләре буенча Лаеш аварияләр иң еш теркәлә торган район дип табылган. Районда 86 юл һәлакәте булган, аларда 18 кешенең гомере өзелгән. Бер ел эчендә биредә аварияләр саны 40 процентка арткан. Әлеге уңайдан Биектау районы икенче урынны били – биредә теркәлгән 81 юл һәлакәтендә 16 кеше якты дөнья белән хушлашкан. Бу 2017 ел белән чагыштырганда 22 процентка артыграк. Өченче урында – Азнакай районы: 60 авариядә 8 кешенең гомере өзелгән. Бу 2017 елга караганда ике тапкыр артыграк. «Җиде районда юл-транспорт һәлакәтләрендә үлгән кешеләр саны буенча Федераль планлаштыру үзәгенең төп күрсәткечләре югарырак. Шул ук вакытта, Питрәч һәм Яңа Чишмә районнарында фаразланган күрсәткечләр соңгы ике ел дәвамында акланмый», - дип искәртте Ленар Габдрахманов. Идарә башлыгы 17 районда юл һәлакәтләренең кимүен дә билгеләп үтте.

  Без Инстаграмда

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла