Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Керләрне дөрес итеп юар өчен 14 киңәш

Керләрне дөрес итеп юар өчен 14 киңәш

news_top_970_100
Керләрне дөрес итеп юар өчен 14 киңәш
Һәр хуҗабикә атнасына берничә тапкыр кер юу белән мәшгульдер, мөгаен. Кайчакта гап-гади генә кагыйдәләрне дә искә төшереп алу хәерле. Шуларның ундүртен тәкъдим итәбез.
  1. Керләрне юганчы, этикеткасын яхшылап укыгыз. Су температурасы, үтүкләү турында мәгълүматны карап алыгыз.
  2. Яңа комплектларны кулланганчы, бер тапкыр юып алыгыз.
  3. Әйберләрне эчке ягын әйләндереп юарга кирәк. Машинага салганчы, кискәр ягын әйләндерергә онытмагыз. Бөтен молнияләрне ябыгыз, тукыма ертылмасын.
  4. Керләрне төсләре буенча аерыгыз. Ак төсле әйберләрне төсле кием белән салырга ярамый. Җиңел һәм авыр тукымаларны аерым юалар. Юкса йомшак тукымада төерчекләр барлыкка килә.
  5. Бала киемнәрен аерып юыгыз. Алар өчен махсус порошок алыгыз.
  6. Агарткыч чаралар тукыманы боза, күп кулланмагыз.
  7. Киҗе-мамык тукыманы югары температурада юалар. 60–95 градус иң яхшысы булыр. Сыгу өчен максималь режимны файдаланыгыз.
  8. Сатин урын-җир җәймәләрен агарткыч салып юарга ярамый. 40–60 градуслы режим сайлагыз. 600 әйләнештә генә сыгарга кирәк.
  9. Бамбук тукыманы агарткычсыз, деликат режимда гына юалар. 30 градустан артмасын, иң аз әйләнеш режимында гына сыгыгыз.
  10. Ефәк тукыманы кул белән генә юалар.
  11. Пополин тукыма йомарланмый. Аны киҗе-мамык тукыма кебек юалар. 600 әйләнештә генә сыгалар.
  12. Жаккард тукыма 40 градустан артык температураны күтәрми. Төсләре уңарга мөмкин.
  13. Вискоза тукыманы 20–40 градуслы режимда юалар. Сыгарга ярамый.
  14. Синтетика тукыманы 30–40 градуслы режимда юалар. Кайнар суда юусаң, төерчекләр барлыкка килә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100