Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кемгә мандарин ярамый?

Табиб-диетолог мандариннарның файдасы һәм зыяны турында сөйләде.

news_top_970_100
Кемгә мандарин ярамый?

Табиб-диетолог Елена Соломатина мандариннарның файдасы һәм зыяны турында сөйләде. Шулай ук мандаринны кемнәргә ашарга ярамаганын әйтте. Бу хакта РИА Новости яза.

"Мандарин файдалы. Аларның составында бик күп витаминнар, микро- һәм макроэлементлар, антиоксидантлар бар. Ул бактерицид үзлеккә дә ия, гөмбәчекләр үсешен киметүгә йогынты ясый", - дип белдерде белгеч. Әлеге цитрусның көзге-кышкы чорда вирус авыруларын кисәтү чарасы булуын да билгеләп үтте.

Табиб ашказаны һәм эчәк авырулары булган, гастрит һәм ашказанының югары кислоталылыгы булганда мандарин ашаудан тыелып торырга киңәш итте. Шулай ук мандаринны ач карынга ашарга ярамый. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100