Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда җылылык өчен тариф күпмегә арта?

Котельнаяларга төгәлрәк һәм энергия саклый торган җиһазлар куячаклар.

news_top_970_100
Казанда җылылык өчен тариф күпмегә арта?

2019 ел башыннан Казанда җылылык өчен тарифлар 1,7 процентка артачак. Шуннан соң тагын бер тапкыр арту июльдә булачак. Әлегә аның күләме билгеле түгел. Бу турыда эшлекле дүшәмбе вакытында «Казэнерго» АҖ генераль директоры Рөстәм Абдулхаков әйткән. Шул хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итте.

Абдулхаков сүзләренчә, җылылык өчен тариф арту өстәмә бәягә салым (НДС) арту белән бәйле. Бу салым 2019 ел башында 18 проценттан 20 процентка кадәр арта.

«Россия Хөкүмәте карары нигезендә, 1 гыйнвардан тариф 1,7 процентка арта. Бу НДС арту белән бәйле. Июльдә — 2 процентка. Ләкин 2 процент — максималь сан. Безнең 1 процентка яки 1,7 процентка артуыбыз ихтимал. Бу соңгы елдагы күрсәткечләргә бәйле булачак», — дип аңлатты Абдулхаков.

Тариф диспетчырлыкны сыйфатлы итү ярдәмендә тотып торылачак. Предприятие котельнаяларга төгәлрәк һәм энергия саклый торган җиһазлар куя. Бу исә җылылык булдыруның үзбәясен киметергә ярдәм итә, дип өстәде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100