Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда кайчан кар ятачак?

Татарстан башкаласында аномаль җылы һава торышы тора.

news_top_970_100
Казанда кайчан кар ятачак?

20 ноябрьгә Казанда кар ятачак. Казан федераль университетының метеорология кафедрасы мөдире, география фәннәре докторы, профессор Юрий Переведенцев шулай дип фаразлый. Бу турыда югары уку йорты матбугат хезмәтенә сылтама белән "Татар-информ" хәбәр итә.

Юрий Переведенцев фаразы буенча, октябрь ахырында — ноябрь башында — кыш башы һәм беренче кар вакыты. 20 ноябрьгә температура -5 градуска кадәр төшәчәк, шулай ук кар да ятарга тиеш.

Казанда әлегә аномаль җылы һава торышы урнашты. Бу факт Төньяк Атлантик циклон килүе белән, аңлатыла.

Ял көннәрендә Татарстан башкаласында һава температурасы көндез +6, төнлә 0…+2 градус. Яңгыр көтелә.

Киләсе атна башыннан Татарстан башкаласында салкынайтачак. Шулай итеп, 29 октябрьдә көндез һава температурасы +4 градустан югары булмаячак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100