Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кайсысы отышлырак: фатир өчен озаклап акча җыюмы әллә ипотекага алумы?

Кайсысы отышлырак: фатир өчен озаклап акча җыюмы әллә ипотекага алумы?

news_top_970_100
Кайсысы отышлырак: фатир өчен озаклап акча җыюмы әллә ипотекага алумы?
Бу сорауларга җавапны "АиФ" басмасы тәкъдим итә. 

Акча җыеп фатир алуның төп плюсы - ай саен мәҗбүри акча түләп барасы һәм банкка процент буларак артык акча түлисе юк. Ә җитешсез ягы, вакыт. Бик озак акча җыярга туры киләчәк. Шулай ук акчаны инфляция дә "ашарга" мөмкин. Шулай ук күчемсез милек тә елдан-ел кыйммәтләнә. Өченчедән, еш кына торакны "снимать" итеп торырга һәм үз фатирыңны сатып алу өчен акча җыярга туры килә. Һәм бу җиңелләрдән түгел. Әле җыелган акчаларны башка әйберләр өчен тоту куркынычы да бар. 

Хәзер ипотека вариантын карыйк. Аның төп өстенлеге - фатирны "монда һәм хәзер" сатып алу. Айлык түләү дә "снимать" итеп яшәү белән якынча бертигез. Үз фатирыңа түләргә мөмкин булганда,, ни өчен чит кешенең фатиры өчен түләп торырга? Шулай ук кредитны түләү дә график буенча бара, әгәр түләүләр артык зур түгел икән, алар гаилә бюджетына артык зыян китермәячәк. 

Минуслары. Беренчедән бик зур суммада артыгын түләргә кирәк булачак. Әмма моннан да котылып була - ипотеканы алданрак түләп бетергәндә аның бәясе шактый кими. Шулай ук ипотека буенча хезмәт күрсәтү дә акчалы икәнен онытмаска кирәк. Банк сайлаганда, алар тәкъдим иткән бөтен шартларны, шулай ук милекне иминиятләштерү турындагы мәгълүматны җентлекләп өйрәнергә кирәк. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100