Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кайсы очракта компьютерны тиз генә интернеттан өзәргә кирәк?

Кайсы очракта компьютерны тиз генә интернеттан өзәргә кирәк?

news_top_970_100
Кайсы очракта компьютерны тиз генә интернеттан өзәргә кирәк?

Компьютер кисәк кенә эшләми башласа, «тормозить» итсә, аны шундук интернеттан өзәргә кирәк. «Челнинские известия» сайты шундый киңәш бирә.

Мондый очракта «Диспетчер задач» төймәсенә басып, процессорның ни эшләгәнен карарга кирәк. Әгәр эшчәнлек 100 процентка җитсә, ә бу вакытта компьютерда эшли торган программалар аз булса, компьютерга вирус йөкләнеп ятуы ихтимал. Шундый хәл сизеп алсагыз, тиз арада интернетны өзегез. Бу вакытта мошенниклар сезнең шәхси мәгълүматны урлап ятуы бар, диелгән әлеге хәбәрдә.

Компьютерны кабат кабызыгыз һәм антивирусны эшләтеп җибәрегез. Күпчелек очракта зыян китерә торган программаны антивирус таба һәм үзе бетерә.

«Диспетчер задач» бите килеп чыксын өчен «Ctrl», «Shift», «Del» төймәләренә берьюлы басарга, яки «Пуск» аша кереп эзләп табарга кирәк.

«Диспетчер задач» ачылгач, компьютерда нинди программалар эшләгәнен күрерсез.  Процессор ничә процентка эшләгәне дә шунда бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100