Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кайсы һөнәр ияләре яман шеш белән күбрәк авырый?

Кайсы һөнәр ияләре яман шеш белән күбрәк авырый?

news_top_970_100
Кайсы һөнәр ияләре яман шеш белән күбрәк авырый?
2018 елда яман шеш белән авыручылар саны күбрәк булган һөнәр ияләре исемлеге билгеле. Бу турыда Н.Ф.Измеров исемендәге Хезмәт медицинасы фәнни-тикшеренү институты матбугат хезмәтенә сылтама белән "Челнинские известия" хәбәр итте.

Эшкәртү җитештерүендә эшләүчеләрнең 76,4 проценты, металлургия өлкәсендәге эшчеләрнең 41,1 проценты, төзелеш өлкәсендә эшләүчеләрнең 11,7 проценты яман шеш белән авыруы ачыкланган. Электрогазосварщиклар да яман шештән еш интегә икән.

Диагнозларның күбесе бронхлар һәм үпкәләр (64,7 процент), ашказаны һәм йоткылык (11,7 шәр процент), бөер яман шеше һәм меланома (5,8 әр процент) булуы ачыкланган.

Һөнәри авыруларның күбесе Красноярск, Мурманск һәм Оренбург өлкәләрендә булуы да билгеле. Бу исемлек азагында Липецк, Курган, Свердловск, Чиләбе, Кемерово өлкәләре, Татарстан Республикасы һәм Алтай өлкәсе урнаша.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100