Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кара карлыган нинди авырулардан дәва?

Кара карлыган нинди авырулардан дәва?

news_top_970_100
Кара карлыган нинди авырулардан дәва?
"АиФ - Здоровье" сайтында кара карлыганның файдалы сыйфатлары турында язганнар. Пятигорск дәүләт фармацевтика академиясе профессоры Валерий Мелик-Гусейнов киңәшләрен биргән.
  1. Икешәр чәй кашыгы кара карлыган, кара җиләк һәм бөҗәнәк җимешләрен бер стакан кайнап чыккан суга салыгыз да, бер сәгать төнәтегез. Иртән һәм кич эчәргә киңәш ителә. Бу төнәтмә кышын еш авырган кешеләргә, балаларга киңәш ителә, ул организмны ныгыта дип исәпләнә.
  2. Кара карлыганны сидек кудыргыч итеп тә кулланырга була, ул бөер һәм сидек юлы авыруларын дәвалый. 2 аш кашыгы карлыган боткаларын һәм яфракларны ваклап, 300 мл кайнаган суда төнәтергә кирәк. Көнгә стаканның дүрттән бер өлешен 3 тапкыр эчәләр.
  3. Кара карлыган баш авыртканнан да дәва. 1 аш кашыгы карлыган ботакларын 1 стакан кайнар суга салып төнәтегез, шуны көнгә 2-3 мәртәбә икешәр аш кашыгы эчегез.
Кара карлыган витаминнар чыганагы санала. Составында зур күләмдә C, В1, В2, В6, В9, D, Е, К, Р, А витаминнары, пектиннар, каротиноидлар, шикәрләр, органик һәм фосфор кислоталары, эфир майлары, тимер, фосфор күп. Аны чәйгә генә салпы эчсәгез дә, күпме файда алырсыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100