Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Канда онкология авыруы булуның беренче билгесе нинди?

Канда онкология авыруы булуның беренче билгесе нинди?

news_top_970_100
Канда онкология авыруы булуның беренче билгесе нинди?
Канда онкология авыруы бик тиз үсеш ала. Әгәр сезнең теш казналыгы каный башлаганын сизсәгез, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез. Бу турыда "Челнинские известия" сайты хәбәр итте. 

Гадәттә, теш казналыгы канаганда, кешеләр стоматологка мөрәҗәгать итә. Алар пародонтоз авыруы дип уйлый. Ләкин теш казналыгы озак вакыт дәвамында канап йөрсә, бу канда яман шеш - лейкемия билгесе булуы бар, диелә хәбәрдә.

Әлеге билге канда тромбоцитлар саны кимүен күрсәтә. Бу очракта кан оемый башлый. Шуңа күрә әлеге билгене күреп алуга ук кан анализы бирергә кирәк.

Лейкемия вакытында тән аксыл төскә керә, тән температурасы кисәк кенә күтәрелә, еш кына баш авырта башлый, калтырата. Кешенең корсагы зураерга, яки киресенчә, кисәк кенә ябыгырга мөмкин.

Кан яман шеше белән авырып китү куркынычы теләсә кайсы яшьтә була ала. Шуңа күрә сәламәтлеккә һәрчак игътибарлы булырга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100