Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Каберләрне зиярәт иткәндә нинди догалар укыла?

Зиратта укыла торган догалар.

news_top_970_100
Каберләрне зиярәт иткәндә нинди догалар укыла?
Каберләрне зиярәт итү — тормышыбызның бер өлешедер. Үлемнең кайчан һәм ничек килүен без белмибез. Якын дустыбызны я туганыбызны югалту¬ыбыз мөмкин. Үлемне һәркайсыбыз да хәзерлек белән көтеп торырга тиешбез. Иртән эшкә китеп, кичен өйгә сау-сәламәт кайтуыбызга ышаныч юк. Әгәр уйлап карасаң, дусларыбызның күбе җир өстендә түгел, җир, туфрак астында икән инде. Алар бездән хәер-фатиха өмет итәләр.
 
Каберләрне зиярәт иткәндә "Ясин", "Тәбарәк", "Ихлас", "Фәләкъ", "Нәс", "Фатиха" сүрәләре һәм "Бәкара" сүрәсенең беренче аятьләре укыла. Бу догаларны башка кеше түгел, дога кылырга килгән кеше үзе укыса, хәерлерәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.) каберләрне зиярәт иткәндә түбәндәге доганы укыган:
 
السَّلَامُ عَلَيْكُمْ يَا أَهْلَ الْقُبُورِ. يَغْفِرُ اللهُ لَنَا وَلَكُمْ. أَنْتُمْ سَلَفُنَا وَنَحْنُ بِالْأَثَرِ
 
"Әссәләәмү галәйкүм йәә әһләл-кубүүр йәгъфируллааһү ләнәә вә ләкүм. Әнтүм сәләфүнә вә нәхнү бил-әсәр".
 
(Сәлам сезгә әй, кабер халкы! Аллаһ безгә һәм сезгә мәгъфирәт итсен. Сез элек киткәннәрдән, без дә сезнең артыгыздан киләчәкбез.)
 
Каберләрне зиярәт итеп, алар өчен дога һәм истигъфарда булу сөннәттер. Каберләрне зиярәт итүдән максат — гыйбрәт алудыр. Кайсыбер якларда яңа өйләнешүче яшьләрнең зиратка баруы гадәткә кергән. Бу, үлемне хәтерләп, һәм яңа кушылган кешеләр белән яхшы мөгамәләдә булсын өчен эшләнә. Чөнки һәркем өчен дә соңыннан үлем бар.
 
Гайшә анабыз бер риваятендә шуны сөйләгән: Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер төнне аның янына килеп яткан. Бераздан соң тавышсыз гына торып киткән. Гайшә анабыз (р.г.), ул кая китте икән дип борчылып, артыннан киткән. Пәйгамбәребез (с.г.в.), Мәдинәнең каберстаны булган Баки зиратына барып, дога кылган. Гайшә анабыз (р.г.) тиз генә аннан алда кайтып киткән. Пәйгамбәребез (с.г.в.), өйгә кайткач, Гайшә анабызның куркып еш-еш сулаганын күреп: Ни булды, — дип сораган. Гайшә анабызның үз артыннан барганын белгәч, Җәбраилнең (г.с.), аңа килеп, Аллаһы Тәгаләнең әмерен җиренә китерүен һәм, зиратка барып, дога кылырга әмер итүен белдергәнен сөйләгән. Гайшә анабыз:
 
— Әй, Аллаһының Илчесе! Алар өчен мин ничек дога кылыйм? — дип сорагач. Рәсүлебез (с.г.в.) аңа шул доганы өйрәткән:
 
السَّلَامُ عَلَيْكُمْ يَا أَهْلَ الدِّيَارِ مِنَ الْمُؤْمِنِينَ وَالْمُسْلِمِينَ وَيَرْحَمُ
 
اللهُ الْمُسْتَقْدِمِينَ مِنَّا وَالْمُسْتَأْخِرِينَ وَإِنَّآ إِنْ شَآءَ اللهُ بِكُمْ لَاحِقُونَ
 
"Әссәләәмү галәә әһлид-дийәәри минәл-мүэминиинә вәл-мүслимиинә вә йәрхәмүллааһүл-мүстәкъдимиинә миннәә вәл-мүстәэхыйриинәә вә иннәә иншәә-әллааһү бикүм ләәхикуун".
 
(Сәлам мөэминнәр һәм мөселманнар йорты халкына. Аллаһ бездән элек үлгәннәргә, аннан соң үләчәкләргә рәхмәт кылсын. Иншә Аллаһ, без дә сезгә кушылырбыз.)
 
Каберләрне зиярәт иткәндә укыла торган башка бер дога:
 
السَّلَامُ عَلَيْكُمْ يَا أَهْلَ الدِّيَارِ مِنَ الْمُؤْمِنِينَ . وَإِنَّآ
 
إِنْ شَآءَ اللهُ بِكُمْ لَاحِقُونَ أَسْئَلُ اللهَ لَنَا وَلَكُمُ الْعَافِيَةَ
 
"Әссәләәмү галәйкүм әһләд-дийәәри минәл-мүэминиинә вә иннәә иншәә-әллааһү бикүм ләәхикуун. Әс-әлүллааһә ләнәә вә ләкүмүл-гаафийә".
 
(Әй, мөэминнәр йортының халкы! Сәлам сезгә. Без дә Аллаһ теләгән вакытта сезгә кушылырбыз. Аллаһыдан үзебез өчен һәм сезнең өчен дә иминлек телибез.)
 
Кайчан мөселманнар кабере белән кәферләр кабере катыш булса болай әйтелә:
 
وَالسَّلَامُ عَلَى مَنِ اتَّبَعَ الْهُدَى
 
"Вәс-сәләәмү галәә мәниттәбәгаль-һүдәә".
 
Кабердә яткан үлеләребезгә доганы бары тик зияратка барып кына укырга димәгән. Кайда укылса да, Коръән һәм догаларыбыз аларга барып ирешер. Каберләрне зиярәт итү алардан бигрәк үзебез өчен файдалы, чөнки ул безгә үлемне хәтерләтә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100