Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кабакның моңарчы билгеле булмаган файдасы ачыкланган

Кабакның моңарчы билгеле булмаган файдасы ачыкланган

news_top_970_100
Кабакның моңарчы билгеле булмаган файдасы ачыкланган
Быел кабагыгыз уңдымы? Аны көн саен ашагыз!

Диетологлар бу яшелчәне уникаль дип атый. Тыгыз кабык файдалы үзлекләрен ярты елга кадәр саклый ала. Өстәвенә, кабакны саклау өчен махсус шартлар да кирәкми.  

Әлеге культураның көтелмәгән файдасы турында News.ru басмасына диетолог, матурлык һәм сәламәтлек медицина үзәге баш табибы Римма Мойсенко сөйләгән. 

Кабак магний микроэлементы җитмәгәндә ярдәм итә икән. Россиядә яшәүче 80 процент кешенең организмында бу микроэлемент җитешми, ди табиб.

Моның төп сәбәбе – фастфуд, алкоголь, кызган һәм майлы ризыкларны күп куллану. Мондый туклану организмда – эчәклектә, җенес органнарында, тиредә шартлы-патоген микрофлора тудыра. Ә ул микроорганизмнар ни белән дә булса тукланырга тиеш. Алар организмны “талап” диярлек, витаминнар һәм микроэлементларны, шул исәптән магнийны да ашый, - диде Римма Мойсенко.

Магний җитешмәүнең икенче бер сәбәбе – хроник стресс булырга мөмкин. Стресс гормоннары кан тамырларын кыса, тынычлану өчен магнийны канга чыгара. Соңыннан микроэлементның артык өлеше бәвел белән чыга.

Магний җитмәгәндә кеше тиз ярсып китә, хәлсезләнә, буыннар, йөрәк-кан тамыры һәм ашкайнату системасында проблемалары башлана. Даими рәвештә кабак ашау бу элементның запасын туплый ала. Табиб әйтүенчә, көненә бер порция – 200-300 гр кабак җитә.

Магнийдан тыш, кабакта бик күп күләмдә А провитамины да бар. Провитамин тирене матурлый һәм шомарта, күз күремен яхшырта, иммунитетны ныгыта. Организм әлеге элементны үзләштерсен өчен кабакны башкачарак әзерләргә кирәк.

Кеше организмы А провитаминын терлек һәм үсемлек майлары белән бергә генә үзләштерә. Алардан башка ул “эшләми”, диде диетолог һәм гастроэнтеролог Нурия Дианова.

Эксперт әйтүенчә, кабактан иң яхшы ризык – сөт өсте һәм сөт белән әзерләнгән пюре-аш. Сөт майлары А провитамины белән реакциягә кереп аны үзләштерүне яхшырта. Шулай ук башка вариантны да кулланырга була. Кабактан әзерләнгән рагуга берничә аш кашыгы үсемлек мае салырга кирәк. Үсемлек майлары да яхшы тәэсир итә.

Шулай ук кабакта С В1, В2, РР, Е витаминнары да бар. Ул кальций, тимер, селен, кобальтка да бай. Шулай ук кабакның калорияләре дә әз, шуңа да аны диета тотканда, “разгрузочный” көннәрдә кулланалар. Азкалорияле бу ризык аппетитны киметә. Чөнки анда клетчатка һәм азык җепселләре күп, шулай ук матдәләр алмашын яхшырта.

Башка ризыклар кебек үк, кабакны да бар кешегә дә ашарга ярамый. Ашказаны-эчәк трактында ялкынсыну авырулары булган, үт куыгында һәм бөерләрендә таш утырган кешеләргә аны чи килеш ашарга ярамый. Кабакны артык күп ашаудан эч күбә. Диабетикларга да кабак белән артык мавыгырга киңәш ителми, чөнки ул кандагы шикәрне күтәрә.

Кабакның йомшагыннан тыш, аның төшләрен дә ашарга кирәк. Аларның составындагы файдалы матдәләр бөтен организмга уңай тәэсир итә. Алар тестостерон синтезында катнаша, мәни бизе эшчәнлеген җайга сала, йөрәк-кан тамыры системасын яхшырта, эректиль функциягә йогынты ясый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100