Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көзен лалә чәчәген утыртырга соң түгелме инде?

Тюльпанны (лалә чәчәге) кайчан утыртырга, язынмы, көзенме? Кайбер бакчачылар көздән утыртылган чәчәкләргә өстенлек бирә, чөнки алар яз башында ук чәчәк атырга сәләтле. Лалә чәчәкләрен үстерү катлаулы эш кебек тоелса да, чынлыкта аларны үстерү кагыйдәләре бик гади. Бу хакта тулырак “Интертат” хәбәрчесенә Арча районы Иске Йорт авылында яшәүче һәвәскәр бакчачы Хәнәфи Гәрәфиев сөйләде.

news_top_970_100
Көзен лалә чәчәген утыртырга соң түгелме инде?

Бакчачы әйтүенчә, тиз үсеп китү өчен тюльпаннарга салкын вакыт кирәк. Шул рәвешле суганчада үсешне тизләтә торган актив матдәләр хасил була. Аларда үсеш процессы башлана, тамырлары формалаша. Язын утыртылган тюльпаннар күпкә соңрак чәчәк ата. Суыту чоры булмау сәбәпле яхшы үсеш ала алмыйлар, бу аларның тышкы кыяфәтенә, шулай ук суганчаларның сыйфатына да тискәре йогынты ясый.



Суганчаларны утыртуның иң кулай вакытын ничек белергә соң? Хәтта тәҗрибәле бакчачылар да утырту чорын төгәл билгели алмый. Суганчаны соңга калып утыртырга ярамый, чөнки лалә чәчәкләре беренче салкыннарга кадәр тамыр җәеп өлгермәскә мөмкин. Аның нәтиҗәсендә яз аенда аларның үсеше һәм чәчәк атуы тоткарланачак. Чәчәкләрне артык иртә утырткан очракта, алар өшергә һәм черергә мөмкин. Бездәге һава торышы шартларын исәпкә алсак, лалә чәчәкләрен сентябрь аеның соңгы декадасыннан октябрь ахырына кадәр утыртырга мөмкин. Көзен чәчәкләрне утыртканда туфракның температура һәм дымлылыгын тикшерергә кирәк. Утырту вакытына туфрак температурасы тәэсир итә, ул 10 градустан да салкын булмасын. Бу эшне термометр ярдәмендә башкарырга була. Шуңа күрә һәвәскәр бакчачы чәчәкләрне артык суыклар башланганчы утыртып калырга куша.

- Чәчәкләрнең бу төрләре кояшлы урыннарны ярата. Күләгәле урын чәчәк атуның сыйфатына тискәре йогынты ясый, чәчәкләрнең үсешен акрынайта. Утырту урыны артык дымлы булырга тиеш түгел, ягъни кар сулары төшәрлек булмасын. Суганчалар артык дымнан чери. Шуны әйтеп узасым килә, ләлаләрне астра чәчәкләре, карбыз, кавын, ташкабак, кыяр, помидор үскән җиргә утыртырга ярамый. Туфрак уңдырышлы, җиңел һәм көпшәк булырга тиеш. Шул рәвешле һаваны да, дымны да яхшы үткәрәчәк. Җирне 25-30 см тирәнлектә, чүп үләннәре, агач һәм куакларның тамырларын алып казырга кирәк. Туфракны елга комы һәм торф кушып яхшыртырга була (бер квадрат метрга 5 килограмм). Көл, төрле минераль ашламалар куллана аласыз. Тик сыер тиресе файдаланырга ярамый, аның урынына кошныкын кушыгыз. Юка катлам белән ком сибәргә була, ул суганчаларны черүдән саклар. Түтәлнең өстен капларга кирәкми. Ул вакытта чәчәкләр срогыннан иртәрәк үсәргә мөмкин, яки бөтенләй начар шытып һәм соңга калып чәчәк атачаклар. Искәрмәләр була ала, һава торышы салкын, я булмаса кырау төшү куркынычы булганда. Ләкин моның өчен суганчаларны яфраклар белән капларга кирәкми, алар кимерүчеләрне җәлеп итә, - дип сөйләде Хәнәфи Гәрәфиев

Лалә һәм башка суганчалы чәчәкләрне утырту өчен ай календарен тәкъдим итәбез. Октябрь аеның 24, 25, 28, 30 көннәре уңышлы булып санала. Шулай ук 4 һәм 6 ноябрьдә дә утыртырга мөмкин.



Язның беренче чәчәкләре бакчагызга ямь бирүен телисез икән, әлеге киңәшләр файдага гына булыр. Хәнәфи Гәрәфиев әйтүенчә, хәзер суганчадан нәркис, мускарь, крокус һәм пушкинияләр утырту өчен дә кулай вакыт. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100