Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күз яман шешенең алты билгесе нинди?

Күз яман шешенең алты билгесе нинди?

news_top_970_100
Күз яман шешенең алты билгесе нинди?
Бөекбритания  Сәламәтлек саклау милли хезмәте (NHS) күз яман шеше симптомнарын атады, дип яза "Известия" газетасы. 

Симптомнары үз вакытында ачыклау меланома, лимфома, ретинобластома һәм яссы күзәнәкле яман шеш кебек авыруларны табарга ярдәм итә. 

Күз рагының иң киң таралган төре - меланома. Еш кына ул 50 яшьтән өлкән, ачык төстәге күзле кешеләрдә була.

Табиблар әйтүенчә, махсус күзлек кимичә, озак вакыт кояш астында йөрү дә күздә яман шеш китереп чыгарырга мөмкин. 

Күздә төрле күләгәләр күренү, яктылык балкыган кебек булу, томанлы күз күреме, күзгә зурая торган таплар күренү, күз күремен өлешчә югалту, акаеп карау һәм күрү органнары өлешендә авыртулар онкология турында хәбәр итәргә мөмкин. 

NHS белгечләре боларның артык куркыныч булмаган авырулар билгесе дә булырга мөмкин диде. Әмма бу билгеләр булганда табибка күренү зарур. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100