Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күз төпләрендәге "капчык"лардан ничек котылырга?

Күз төпләрендәге "капчык"лардан ничек котылырга?

news_top_970_100
Күз төпләрендәге "капчык"лардан ничек котылырга?
Күз төбендәге капчыклар ни сәбәпле барлыкка килә? Бу - сыеклык җыелу сәбәпле килеп чыккан күренеш.

Беренчедән, моның сәбәбен аңларга кирәк. 
1) Организмның шундый булуы - бу очракта аны кечерәйтеп кенә була.
2) Су җитмәү. Гаҗәп, әмма суны җитәрлек эчмәү күз төбенә су җыелу сәбәбе була ала.
3) Күп тоз куллану.
4) Исерткеч эчемлекләр куллану, йокламау.
5) Телефонда утыру.
6) Күзләрне дөрес карамау.

"АиФ" күз төбендәге капчыклардан котылу чарасын тәкъдим итә. 

Кыярны суыткычта тотарга һәм салкынча хәлгә килгәч, кисеп, күзләргә 15 минутка куеп торырга. 
Чи бәрәңгене кыргычтан чыгарып, ботка ясарга һәм 10-15 минутка күзгә куеп торырга.
Вак итеп туралган бер чәй кашыгы петрушканы 2 бал кашыгы каймак белән бутарга һәм күзләргә 10.15 минутка куеп торырга.

Моннан тыш саф һавада йөрү һәм җиңел генә күнегүләр ясау да күз төбендәге капчыклардан котылырга ярдәм итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100