Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көне буе эшләгән кеше төнлә тәравих намазларын укырга тиешме? Хатын-кызларга тәравихны кайда уку яхшырак?

Рамазан аенда тәравих намазларын мәчетләрдә имам артыннан укыйлар.

news_top_970_100
Көне буе эшләгән кеше төнлә тәравих намазларын укырга тиешме? Хатын-кызларга тәравихны кайда уку яхшырак?
Татарстан мөфтиенең шәригать мәсьәләләре буенча киңәшчесе Булат хәзрәт Мөбәрәков тәравих намазлары турында сорауларга җавап бирде.- Ураза тотучы көне буе эшләүче кеше төнге намазларны төне буе укырга тиешме?- Мөмкинлек булган хәтле. Иң беренче чиратта, без нәрсәгә игътибар итәргә тиешбез - фарыз (дип буенча мәҗбүри - ИТ) гамәл утәлүгә. Кайбер вакытта, шундый нәрсә бар, кеше нәфел гыйбадәтенә (ихтыяри, өстәмә) гыйбәдәткә бик игътибар бирә, ләкин фарызга игътибар бирми. Бу дөрес булмый. Уразаны тотып, фарыз намазларын, фарыз гамәлләрне кыла икән, харамнан үзен тыя икән, ул җитеп тора. Ләкин эшли ала икән, ул вакытта нәфел гыйбадәтләрен, төнлә намазын кыла, нәфел гыйбадәтләрен дә кыла. Ләкин иң беренче чиратта, фарыз үтәлүгә без игътибар итәргә тиешбез.- Хатын-кызларга тәравих намазлырын кайда уку яхшырак?- Өйләрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100