Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көндез йоклауның зыяны нидә?

Көндез йоклауның зыяны нидә?

news_top_970_100
Көндез йоклауның зыяны нидә?

Көндез йоклау акыл зәгыйфьлеге барлыкка килү куркынычы тудыра. Бу хакта Science Translational Medicine журналына сылтама белән РИА Новости яза.

Белгечләр 60 яшьтән олырак 119 кешенең мәгълүматларын тикшергән. Тикшерүдә катнашучыларның барысы да йокы белән бәйле проблемалары булган, төгәл әйткәндә "тирән йокы фазасы" булмаган кешеләр. 

Аларга баш мие дулкыннарын билгеләп бара торган күчмә электроэнцефалографик мониторлар биргәннәр һәм беркадәр вакыттан соң күрсәткечләрне тикшергәннәр.

Белгечләр авыруларда "тау-аксым" күп булын ачыклаган. Бу Альцгеймер авыруы вакытында табыла. Тирән йокы фазасы җитмәү шундый тискәре нәтиҗәгә китергән. Ә тирән йокы фазасы булмау күпчелек очракта көндез йоклаган кешеләрдә күзәтелгән.

  • Альцгеймер авыруы – олы яшьтә акыл зәгыйфьләнүнең бер төре. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100