Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көн саен диярлек бар кеше дә куллана торган кайсы ризык яман шеш авыруы килеп чыгуны кискен арттыра?

Фруктоза күләме югары булган кукуруз сиробы конфетлар, туңдырма, кайнатма, желе, соклар, йогыртлар, камыр ризыклары һәм башкаларда булырга мөмкин.

news_top_970_100
Көн саен диярлек бар кеше дә куллана торган кайсы ризык яман шеш авыруы килеп чыгуны кискен арттыра?

АКШтагы М. Д. Андерсон исемендәге Онкология үзәге галимнәре шикәрне күп ашау яман шеш авыруы килеп чыгуны кискен арттыруын ачыклаган. Бу турыда Food News басмасына сылтама белән РИА Новости яза.

Тикшерүчеләр тычканнар төркеме белән тәҗрибә ясаган. Тычканнарның бер өлешенә сахароза биргәннәр. Аның күләме күп кенә көнбатыш илләрендә кешеләр куллана торган кадәр булган. Икенче төркемне исә шикәрсез крахмаллы диетага утыртканнар. Эксперимент вакытында ачыкланганча, беренче төркемдәге тычканнарның канында шикәр күләме арту яман шешнең бик тиз үсүенә китергән. 

Моннан тыш, фруктоза күләме югары булган кукуруз сиробы һәм шикәр тычканнарның үпкәләрендә метастазлар үсешенә дә китерүе дә ачыкланган. 

Яман шеш, шикәр авыруы, йөрәк авырулары, симерү булмасын өчен, шикәр куллануны киметергә киңәш итәләр. 

Фруктоза күләме югары булган кукуруз сиробы продуктларның күбесендә булырга мөмкин. Мәсәлән, конфетлар, туңдырма, кайнатма, желе, соклар, йогыртлар, камыр ризыклары һәм башкалар.

Экспертлар киңәш иткәнчә, тамак ялгап аласы килгәндә, җиләк-җимеш ашап кую, шикәр урынына бал куллану хәерле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100