Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көн саен ашарга ярамый торган җиде ризык

Бөтен ризыклар да көн саен кулланганда файда китерми, киресенчә, организмга зыян салу ихтималы бар.

news_top_970_100
Көн саен ашарга ярамый торган җиде ризык

Көн саен кулланмау хәерле булган җиде ризык турында мәгълүмат wday.ru сайтында китерелә. 

Йомырка. Күпләр иртән төрлечә итеп пешереп, йомырка ашап чыгып китәргә ярата. Йомыркада, А, В һәм D витаминнары, кальций, фосфор, калий, тимер һәм башка микроэлементлар күп. Тик йомыркада холестерин да күп. Ә ул организм өчен зыянлы. шуңа күрә йомырка ризыкларын атнага 1–2 ашау хәерле.

Кызыл ит. Ит - аксым чыганагы. Ул сөяк һәм мускул тукымаларын үстерә. Тик кызыл итне көн саен ашау ашказаны һәм эчәклектә яман шеш авырулары китереп чыгаруы бар.

Колбаса. Колбасада иттән тыш натрий нитраты һәм башка кушылмалар күп. Көн саен колбаса ашау шикәр авыру, йөрәк чирләре, гипертония һәм яман шеш китереп чыгарырга мөмкин. Кайсыбер галимнәр колбаса күп ашауны алкоголизм белән тиңли.

Бәрәңге. Безнең ил халкы бәрәңге ярата. Тик кыздырылган бәрәңге бавырга, ашказаны асты бизенә зур зыян сала. Бәрәңгене суда пешереп ашау хәерле. Тик көн саен түгел! Симереп китү ихтималы зур.

Ак оннан камыр ризыклары. Мондый ризыктан тазарып кына калмыйлар, аның бер файдасы да юк әле! Ак ипи эшкә сәләтне киметә, тиредә бетчәләр чыгуга сәбәпче була. Камыр ризыкларын даими ашаучылар шикәр авыруы, йөрәк-кан тамырлары авыруы белән интегергә мөмкин.

Шпинат. Бу яшел үсемлек витаминнарга һәм органик кислоталарга бай. Тик андагы кислоталар сидек-җенес органнары системасына зыян китерә. Бавыры авырткан, ревматизмнан интеккән кешеләргә шпинатны бөтенләй дә ашарга ярамый. Сәламәт кешеләр шпинатны атнасына 2–3 көн ашый ала.

Әфлисун согы. Әфлисун согында клетчатка аз, фруктоза күп. Көн саен мондый сок эчсәң, симереп китү ихтималы зур. Иң яхшысы — әфлисунның үзен ашарга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100