Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иван-чәйне ничек әзерләргә?

Без чәйне кибеттән алырга гадәтләнгән инде. Ә табигатьтә үсә торган кырлыган - иван-чәйнең файдасын күпләр белми дә торгандыр. 

news_top_970_100
Иван-чәйне ничек әзерләргә?
Элек безнең әби-бабайларыбыз кырлыганны бергә җыелып эчә торган булганнар. Ул хәтта йола буларак каралган. Иван-чәйнең нинди файдасы бар? Ул кая үсә? Аны ничек итеп җыярга һәм киптерергә соң? Бу һәм башка сорауларга җавапны бергәләп карарбыз.


Иван-чәй- кипрлылар керүче күпъеллык үсемлек, бөтен илебез буенча таралган дияргә була. Ул күбрәк елга үзәннәре, инеш, урман кырыйлары, шулай ул юл буйларында үсә торган үсемлек.

Чәчәк ату чоры –июль, август айлары. Менә шул вакытта аны җыярга киңәш ителә. Кайбер бакчачылар аннан дару да ясый. Ләкин ул чакта алар аның тамырын һәм ботагын кулланалар.


Иван-чәй үзенә күп файдалы элементларны туплаган.

-Иммунитетны яхшырта

-Анда витамин С бик күп(гөлҗимешкә караганда да күбрәк)

- Кеше организмына кирәкле микроэлементлар: тимер, магний, натрий, марганец, бакыр, калий, никельны үзенә туплаган

- Тән температурасын төшерү өчен менә дигән дару

- Кан йөрешен җиңеләйтә

-Аксым матдәсе күп, организмда бик җиңел үзләштерелә һәм кешегә энергия бирә. Шуңа да аны урман кисүчеләр, аучылар ярата

Шулай ук, кан басымын яхшырта һәм тынычландыру үзлекләренә ия ул.

Шуңа да карамастан, аны чамасын белеп кенә эчәргә кирәк.

Иван-чәйне әзерләү бик гади. Гадәттә алар төркем-төркем булып үсә. Җыйганда зыян китермәс өчен яфраларын сыдырып- сыдырып җыярга кирәк. Бу киләсе елларга да үсемлек үсәр өчен эшләнә. Җыеп алып кайткач, чиста урынга таратып куярга кирәк. Бер төнгә калдырсаң яхшырак. Икенче көнне иттарткычтан чыгарабыз һәм берәр атна киптерәбез(без верандада киптерәбез). 

Соңыннан савытларга тутырып кышкылыкка алып куябыз. Менә шундый гади, ләкин бик файдалы чәй. Нәкъ шундый ук юл белән кара җиләк яфракларын, хәтта каен җиләгенең тамыры белән ясалган чәйне дә ясарга була. Кышка менә дигән витамин. 

Чәйләрегез тәмле булсын!



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100