Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Итне йомшак итеп пешерү сере

Сыер ите сусыл һәм йомшак булып пешсен өчен аны махсус сыеклыкка салып тотарга кирәк.

news_top_970_100
Итне йомшак итеп пешерү сере

Пешерер өчен иң зур осталык таләп ителә торган ит — ул сыер ите икән. Аны йомшак итеп әзерләү серен «Челнинские известия» сайты ачты.

Оста хуҗабикәләр сыер итен йомшак итеп пешерү өчен махсус сыеклык ясый. 1 литр суга чирек стакан тоз салып эретәләр. Ярты саткан шикәр комы кушарга да була. Ит кисәкләрен шушы сыеклыкка салып, утыз минут суыткычта тотасы. Иң күбе сигез сәгать тозлы суда тотарга ярый, диелгән әлеге хәбәрдә.

Шуннан соң ит кисәкләренә утырган тозны юып төшерәсе һәм пешерәсе.

Әлеге сыеклыкка салып тоткан ит сусыл һәм йомшак булып пешә, дип ышандыра киңәш авторлары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100