Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ирләрдә яман шеш авыруы булуның алты билгесе

Билгеләрнең берәрсен үзегездә тапсагыз, табибка баруны сузмау хәерле.

news_top_970_100
Ирләрдә яман шеш авыруы булуның алты билгесе

Галимнәр ир-атларда яман шеш авыруы булуын күрсәтүче алты симптомны атаган. Гадәттә, ирләр бу билгеләргә игътибар итми икән. Авыруны башлангыч стадияләрендә үк белеп алу өчен, нәкъ менә шуларны ачыклау хәерле. Бу турыда «Российская газета» яза.

Әлеге билгеләрнең берәрсен үзегездә тапсагыз, паникага бирелмәгез, дип кисәтә белгечләр. Организмдагы үзгәрешләр башка авыру турында белгертүе дә ихтимал. Шулай да, табибка баруны сузмау хәерле.

Куркыныч билгеләрнең берсе — салкын тию-тимәүгә карамастан, бетми торган йөткерү

Бернинди сәбәпсез артык ябыгу да яман шеш турында уйланырга мәҗбүр итә.

Ир-атларның күкрәге шешенеп китү яман шеш авыруы булуын күрсәтергә мөмкин. Күкрәк тирәсендә яралар, тимгелләр барлыкка килү, төрле сыеклык бүленеп чыгу, деформация барлыкка килү яман шеш билгесе булу ихтимал.

Шулай ук сигәндә авырту барлыкка килү, канлы сыеклык бүленеп чыгу, күкәйлекләр зураю да яман шеш турында хәбәр булырга мөмкин, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100