Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ирләрдә һәм хатыннарда нәселсезлек нәрсәдән килеп чыга?

Сорауга ТР сәламәтлек саклау министрлыгының репродуктив сәламәтлек буенча штаттан тыш баш белгече, Татарстанның Атказанган табибы Фирая Сабирова җавап бирә.

news_top_970_100
Ирләрдә һәм хатыннарда нәселсезлек нәрсәдән килеп чыга?
Нәселсезлек (бесплодие) проблемасы хатын-кызларда гына түгел, ир-атларда да очрый. Күп очракта нәселсезлеккә китергән авырулар белән ир-атлар интегә. Россиядә 15 процент пар балага уза алмый. Татарстанда да 4 меңнән артык ир-ат һәм хатын-кыз нәселсезлек буенча исәптә торган. Әлбәттә, әлеге исемлектән төшүчеләр дә бар. Ләкин бу сан башка еллар белән чагыштырганда арта бара. Хәзерге вакытта бу парларның күбесе ЭКО (ясалма орлыкландыру) процедурасына үз чиратларын көтә. 

Бала таба алмауның сәбәпләре күп, аларны табиблар төрле төркемнәргә бүлеп өйрәнә. Нәселсезлек күп очракта төрле инфекцион авырулар, абортлар һәм организмдагы гормональ үзгәрешләр белән бәйле. Аборт ясаткан кызларның күбесендә аналык көпшәләре җәрәхәтләнә. Ә бу киләчәктә нәселсезлеккә китерергә мөмкин. Хатын-кызның аналык торбалары үтмәслек булса һәм ул эндокрин система белән бәйле чирләрдән интексә авырга кала алмаячак. Шулай ук цикл бозылу, күрем сирәк яки бик аз килә башлау, овуляция булмау очраклары да еш күзәтелә. Балага уза алмауның төп сәбәбе күп очракта ир-атларның сәламәтлегенә бәйле. Аларның потенция белән барысы да яхшы, ләкин спермаграмма белән барысы да начар булырга мөмкин. Ягъни, cперма тулысынча сперматозоид булмаган очракта. Ирләрнең нәсел калдырырга сәләтсез икәнлеген ачыклау күпкә җиңел, моның өчен спермаларын тикшертү генә җитә. Шуңа күрә табибка һәрвакыт икәү күренү яхшы. 

Нәселсезлек проблемасы белән очрашкан парларга төрле ысуллар тәкъдим итәбез. Мәсәлән, экстракорпораль аталандыру, суррогат ана, башка донорларның күкәй күзәнәкләре белән спермаларын алу. Хатын-кызның аналыгы булмаган очракта гына ул бөтенләй балага уза алмаячак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100